Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Баунти" рулеты

    Тәмле булсын.


    200 г “Кайнатылган сөт” печеньесы, 150 мл җылы сөт, 4 аш кашыгы какао, 200 г 33 %лы сөт өсте, 80 г шикәр пудрасы, 50 г кокос вагы. 

    Печеньены блендерда вакларга. Какао кушып, яхшылап болгатырга һәм сөт өстәп, камыр ясарга. 
    Крем ясау өчен: салкын сөт өстен шикәр пудрасы өстәп, миксер белән каты күбек барлыкка килгәнче тугларга. Кокос вагы кушарга. 
    Камырны пленка белән каплап, 5-7 мм калынлыкта җәяргә. Өстенә крем салырга һәм пленка ярдәмендә рулет итеп төрергә. 1 сәгать туңдыргычта тотканнан соң, кисеп, табынга чыгара аласыз. 
    Айгөл ГАБИЕВА, Түбән Кама.

    Реклама

    https://vk.com/wall-59550939_13944

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: