erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Болай итеп утырткан кыяр уңышлы була, июльдә үк кыярлары да үсә

Кыяр орлыгын бер төндә шыттырып чыгарырга буламы? Була!

Кыяр орлыгын туфракка утыртсаң, һава торышы уңайсыз булса, ул берничә көн тишелми ята. Салкыннар башланса, орлыклар туңарга да мөмкин. Кыяр орлыгын кәгазь тастымалга куеп, бер төндә шыттырып чыгарырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Болай итеп утырткан кыяр уңышлы да була, июльдә үк кыярлары да үсә.

Гади пластик контейнер төбенә ике катлап кәгазь тастымал куярга кирәк. Кәгазьне җылы су белән чылатырга һәм орлыкларны матурлап тезеп куярга. Орлыкларга да пульверизатор ярдәмендә җылы су сиптерергә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Контейнерны җылы урынга куеп, төнгә калдырырга. Төн эчендә беренче шытымнар чыгар, дип ышандырал киңәш язучылар. Аннары кыяр үсентеләрен туфракка күчереп утыртырга кирәк. Урамда җылы булмаса, тәрәзә төбендә үсенте итеп үстерә торырга була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X