erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бурыч – законнарның үтәлешен тәэмин итү

Районның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы ничек көрәшәләр? Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллинага шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 

- Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында җаваплы хезмәткәрләр белән коррупцияле һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә. Әлеге юнәлештәге эш үз эченә хезмәткәрләрне коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча укытуны, шулай ук хезмәт тәртибенә кагылышлы тыюлар, таләпләр турында мәгълүмат бирүне үз эченә ала, – диде ул. – Муниципаль хезмәткә яңа керешкән, шулай ук эштән китүче кешеләр белән әңгәмәләр уздыру мәҗбүри санала.

Җирле үзидарә органнарында профилактика эше алып баруда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне саклау һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча комиссия мөһим роль уйный. Комиссиянең төп бурычы – муниципаль хезмәткәрләрнең тыюлар, чикләүләрне, мәнфәгатьләр низагларын булдырмау һәм көйләү буенча таләпләрне, шулай ук гамәлдәге законнар билгеләгән бурычларны үтәвен тәэмин итү.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Комиссия Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәттә булган  кешеләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне һәм хезмәт тәртибенә, мәнфәгатьләр низагларын көйләү турындагы таләпләргә бәйле мәсьәләләрне карый.

Комиссия эшчәнлегенең ачыклыгына эшкә җәмәгатьчелек советларын һәм башка гражданлык җәмәгатьчелеге институтларын тарту белән ирешелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X