Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бурычың да, рәнҗегән кешең дә калмасын

    Якты дөньяга килгәнсең икән, беркөн аннан китәр чак та җитәчәк. Һичшиксез, Үлем фәрештәсе һәммәбез артыннан да киләчәк. Күпчелек, сау-сәламәт чакта, әлбәттә, кайчандыр мәңгелеккә күзләрен йомасы турында уйлап та бирми. Үлем белән күзгә-күз очрашканчы, аңа әзерләнү кирәкме? Мәет озату тәртибе нидән гыйбарәт? Бу дөньядан киткәннәрне ничек искә алырга?

     

    Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе, Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән шул хакта сөйләштек.

     

    – Хәзрәт, дөнья шулай корылган инде: үлем сәгате кайчан сугасын берәү дә белми. Кинәт үлеп китүчеләр дә бихисап. Үлемеңә ничек әзерләнергә? Әйтик, алдан зиратта җир алу, кәфенне әзерләп кую дөресме?

    – Бисмилләһир-рахманир-рахим. Аллаһы Тәгаләнең әмере кайчан җитәсен белеп булмый. Аның рәхмәте белән һәр нәрсәнең башы һәм азагы бар. Шуңа күрә, үлемгә әзерлек дигәндә, иң элек кәфен, зираттан җир сатып алуны гына күздә тотмыйбыз. Иң беренче чиратта кеше Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтләрен яхшыртсын иде. Әйтик, күп изге гамәлләр кылырга, тормышын Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерлек итеп алып барырга тиеш. Шул ук вакытта кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр дә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешерлек дәрәҗәдә булсын иде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кемнәрдер ачуланыша, бер-беренә үпкә саклый. Менә шушындый хәлләр булган очракта да, бер-беребезгә карап, гафу үтенә һәм гафу итә белсәк иде. Бу дөньядан киткәндә әҗәтләребез, өстебезгә йөкләнгән бурычларыбыз, безгә рәнҗегән кешеләр калмавы мөһим.

    Пәйгамбәребез (с.г.в.), кешенең иң хәерле гамәле – балаларына яхшы тәрбия бирү, дип әйткән. Без балаларыбызны нык, көчле булырга өйрәтергә һәм бер-бер хәл булса, соңгы юлга озата белердәй итеп үстерергә тиеш.

    – Ислам дине таләпләрен үтәп җирләү ничек башкарыла?

    – Мәетне юабыз, кәфенлибез, аннан соң җеназа намазын укып, ләхеткә салып, җиргә иңдерәбез. Берничә уч балчык ташлыйбыз. Күмгәч, җәмәгать белән бергәләп дога кылына. Аннан соң таралышалар. Кайбер җирлекләрдә берничә кеше калып, кабернең баш очына басып, дога кылган очраклар да бар. Мәетне озатканнан соң, йорт-җир, керләр юыла. Бу – күркәм гадәт. Җирләдек тә оныттык түгел. Өчесе, җидесе, кырыкларыннан тыш, көн дә дога белән искә алу кирәк. Бигрәк тә җомга көннәрдә. Күпләр: «Үлгән кеше төшкә керде. Ник керә икән?» – дип тә сорый. Димәк, дога кирәк, ул дога сорый. Анда бары тик дога белән генә ярдәм итеп була.

    – Кәфенгә дога тыгып калдыручылар да бар. Бу – дөрес гамәлме?

    – Дога тыгып калдыру безгә нәрсәсе белән ярдәм итәр икән? Иң мөһиме –  доганы кылу бит. Әйтик, вафат булган кешенең балалары атасына яисә анасына дога кыла белергә тиеш. Яисә инде киресенчә.

    Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленә генә – гел әҗер-савап язылучы сәдакага яки файдалы гыйлемгә, яки аңа дога кылучы балага әҗер-савап языла, ә башкалары туктый», – ди. Ата-анасына дога кылырдай бала кала икән, бу кеше үзеннән соң бик зур мирас калдырган булып санала. Баласы дога ирештергән саен, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, аңа әҗере язылыр.

    – Мәетне юганнан соң, гадәттә, аның белән хушлашырга туганнарын чакыралар. Юылган гәүдәгә яшь таммасын, дип тә кисәтәләр. Ни өчен шулай?

    Реклама

    – Мәет өстенә күз яше төшсә, аның юылган госеле юкка чыга. Җан барысын да күрә, ишетә, белә. Өстендә елап торганнарын күрсә, аңа да авыр булыр. Мәет юылып, төрелә икән, аңа кагылу, үбү кебек гамәлләрдән тыелу хәерлерәк булыр. Хәзерге вазгыятьтә бигрәк тә. Дөнья хәлен белеп булмый, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын.

    – Кабер казучыга, табутны күтәреп баручыга сәдаканың билгеле бер күләме бармы? Бирмәсәң дә ярыймы?

     Шәһәрдә моның белән махсус хезмәтләр шөгыльләнә.  Авыл җирендә бу мәсьәләгә бәйле эшләр җиңелрәк хәл ителә. Туганнар, якыннар, дуслар чын күңелдән ярдәм итәргә дип килә. Әгәр дә сәдаканы чын күңелдән тапшырасың икән, зарары юк. Мөмкинлегең булмаса, бирмәскә дә мөмкин. Катгый таләп юк.

    – Үлгән кешене кызганып яки артык кайгырып, бик озак еларга ярамый, югыйсә ул су эчендә ята, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

    – Кайгыру озакка сузылырга тиеш түгел. Елап, без вафат булган кешегә авырлык кына китерәбез. Кешенең тәне үле булса да, җаны бар бит. Сабыр булып, дога кылсак, хәерлерәк булыр. Түземлек кирәк, дип әйтү генә җиңел, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә: «Без сезне сынарбыз», – ди. Аллаһы Тәгалә сабыр булучылар белән бергә. Сабыр иткән өчен әҗере, рәхмәте булыр. Сынаудан соң җиңеллек килә.

    – Кайчагында үлгән кешенең туганы бик ерактан кайтып җитә алмый. Бу очракта мәетне ике-өч көн җирләми торырга да мөмкиннәр. Шулай рөхсәт ителәме соң?

    – Күрәсе дә киләдер анысы. Әмма мәрхүм булган кеше матур булып истә калса, хәерлерәк. Мәетне күмүне ашыктырыгыз, ди Рәсүлебез дә. Мәет бозыла да башларга мөмкин бит. Хәзерге вазгыятьтә бу бигрәк тә актуаль. Кайчагында үлгән кешене озак кына тоталар да, туганнары кайткач, мәет янына хушлашырга кечкенә сабыйларны да кертәләр. Бу бала психикасы өчен бик үк дөрес булмас. Вафат булган кеше ямьсезләнә, төсе дә үзгәрергә мөмкин, күмү эшләрен ашыктыру хәерле.

    – Үлгән кешеләрне искә алып, нинди дога укырга?

    – Коръән аятьләре, догалар укырга киңәш ителә. Әйтик, «Әл-Бәкара», «Фатиха», «Әл-Мүлк», «Ясин», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс». Әнә шуларны укысак, салаватлар әйтсәк, хәерле булыр. Ихластан кылынган догалар барып ирешер, Аллаһы Тәгалә аларны ишетер.

    https://vatantat.ru/2022/01/72848/

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: