erid:2VtzquqpS7d
Буыннар авыртканнан борыч мае булыша
Файдалы киңәшләр

Буыннар авыртканнан борыч мае булыша

Буыннары авырткан кешеләргә борыч мае булыша.

Май ясау өчен ун данә яңа өлгергән кызыл борычны юып, койрыкларын кисеп алабыз да ит тарткыч аша чыгарабыз. Якынча бер стакан масса барлыкка килә. Аны бер литрлы банкага бушатып, өстенә ике стакан үсемлек мае салабыз, караңгы урында төнәтәбез. Бер атнадан сөзеп алып, суыткычка куябыз. Баштагы вакытта, буыннар сызлаганда, майны авырткан урынга көненә берничә тапкыр сыларга була. Әлеге процедурадан соң оекбаш киеп куябыз. Борычлы май, әлбәттә инде, сылаган урынны кыздыра, аның каравы нәтиҗәсе озак көттерми.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/buynnary-avyrtkannan-borych-mae-bulysha


Нет комментариев