erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Быел туй чыгымнары ничә сумга төшә?

Туй — һәркем өчен гомергә иң истә кала торган көннәрнең берсе. Һәр яшь пар тантананың яхшы узуын тели. Яшь мөслимәгә хәзерге шартларда туй чыгымнары күпмегә төшә? Аңа ничек әзерләнергә?

Быел туй чыгымнары ничә сумга төшә? — «Интертат» хәбәрчесе дус кызын кияүгә бирә
Туй — һәркем өчен гомергә иң истә кала торган көннәрнең берсе. Һәр яшь пар тантананың яхшы узуын тели. Яшь мөслимәгә хәзерге шартларда туй чыгымнары күпмегә төшә? Аңа ничек әзерләнергә? «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина дустын кияүгә чыгарга әзерләргә булышты.

https://pixabay.com
Институтны тәмамлауны гына көткәннәрмени диярсең, группадашларым бер-бер артлы кияүгә чыга башлады. «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең», — дип җырлаттырган иде бер дәрестә укытучыбыз Хатыйп абый Миңнегулов. Дустым Зәйнәбне шулкадәр тиз арада кияүгә бирермен дип бер дә күз алдына китермәдем. Әле үзе дә ышанып бетми бугай.

«Туй турында гына хыялланам!» — дигән кызлар бар. Килешәм, чөнки туй — тормышыбызда иң бәхетле көннәрнең берсе. Күпчелек яшьләр, өйләнешмәкче булып, туйга хәзерлекне нәрсәдән, ничек башларга белми. Алдан әзерләнергә кирәген генә әйтәләр. Анысы хак. Зәйнәп тә туена ким дигәндә ике ай алдан әзерләнә башлады. Дустым белән кайда гына булмадык, нәрсә генә күрмәдек!

Шәһәр читендә очсызрак икән дигән сүзгә алданмагыз!
Иң элек никахлашу сараенда туйны теркәү көнен билгелибез. Никах көнен сайлаганнан соң, туйны үткәрү урыннарын карыйбыз. Бу очракта ике вариант бар — мәчеттә никах укытып, мәчет янында махсус янкормада мәҗлес үткәрү, яки ресторан, кафеда никах укытып, соңыннан туй итү.

Зәйнәп булачак ире белән гадәти булмаган вариант сайлаган — шәһәр читендә махсус комплексны арендалаганнар. «Туйны шәһәр ыгы-зыгысында үткәрү яклы түгелмен. Үзәктә урнашкан бинадан урамга чыгуга шау-шу, газ исе… Йөрер урын да юк. Туйны җәен уздыра калсам, ул тыныч җирдә, табигатьтә булсын иде», — дип теләгән дус кызым.

Кайбер җирдә банкет залы арендасына аерым түләргә кирәкми һәм ул меню бәясенә кергән. Шәһәр чите булганга күрә алар банкетка аерым, комплекс өчен аерым түләгән.

Казан читендә өч коттедж комплексы популяр икән — «Тишина», Орлов һәм Зөя утарлары.


Комплекслар урман читендә. Аерым бүлмәләр, веранда бар.

Табигать кочагында урнашкан комплекслардагы залның аренда бәясе кеше саныннан тора. Бу очракта 60 кешегә 85 мең чыга. Әмма алкогольсез туй булганга 10 меңгә төшерәләр һәм комплекста кунып калмаган өчен шулай ук 10 меңгә арзанрак. Нәтиҗәдә, арендалау 65 мең сумга чыга.

Менюны үзеңә сайлыйсы. Бер кешегә ким дигәндә 2 мең сум, күп дигәндә 5 мең сумга төшә.

Пешекче һәм официантлар, ризыкларны китереп бирү өчен аерым түлисе. Шәһәр үзәгендә туй уздырсак, шул ук бәягә чыгар иде, дип санадык. Шуңа күрә, җәмәгать, шәһәр читендә очсызрак икән дигән сүзгә алданмагыз!


… коттеджларга да кызыгасы юк
Кызык өчен, интернеттан «коттеджны арендага бирәм» дигән игъланнарны эзләдек. Менә берсе килеп чыкты. Бер төнгә 13 мең диелгән. Коттеджның хуҗасына шалтыраттык. Хуҗа бик хәйләкәр — нинди максат белән арендага алуыбыз белән кызыксынды. Туй дигәч, шунда ук ничә кеше киләсен сорады. Ничек бар, шулай: «60 кеше», — дидек. «Алайса, 45 мең», — диде. Туй дип авыз ачу җитә, бәяләр өч тапкырга күтәрелә. Минемчә, коттеджларга кызыгасы юк.

Тамада — 8 меңнән 80 меңгә кадәр: «80 меңлек алып баручыларны чакырып та канәгать калмаганнар бар»
Мәҗлесне тамадасыз күз алдына да китерүе кыен. Хәер, туйны ничә сәгать үткәрүеңнән тора. Бер-ике сәгатькә кенә җыелып алучылар алып баручыны эзләп газапланмый икән — хәзрәт бер сәгать вәгазь сөйләсә, аннан дога кылса, калган вакыт туган-тумача белән сөйләшеп, сүз корып утыруга вакыт китә, аннан инде халык таралышу ягын карый. Бу очракта хәзрәткә генә «расхутланасың».

Казанда тамадаларның бәяләре төрле. 20-30 кешелек ике сәгатьлек никах мәҗлесләренә 8-10 мең алалар. Биш-алты сәгатьлек туй мәҗлесләренә ким дигәндә 25 мең, күп дигәндә 80 мең сорыйлар. Мәҗлестә җырчы, баянчы, биючеләрне чакырырга була, аларга өстәмә түлисе.

Тамада булып эшләүче бер танышым болай диде: «Берничә биюче-җырчыны кертеп, 50 меңгә дә шәп бәйрәм ясап була, кешесен генә эзләргә кирәк. 20 мең генә алалар икән, ул әле начар алып бара дигән сүз түгел. Кайчак, 80 меңгә алып баручыларны чакырып та канәгать калмаганнар бар. Әмма 80 мең түләгәч, «безнең туй начар булды», дип әйтә алмыйлар инде…

Кайчак яшь пар биегән вакытта махсус аппараттан томан чыгаралар (тяжелый дым). Аның өч минуты 10 мең тора», — дип аңлатты ул.

Кыскасы, кемгә — бәйрәм, кемгә — акча…

Никахны рәсми теркәүче (выездной регистратор) да соңгы арада популяр. Ул син теләгән урынга килеп никахыңны теркәп китә. Аның вазифасы ЗАГСтагы яшьләрне котлаучы кешенеке белән бер — яшьләрнең туй датасын кунаклар алдында теркәү һәм котлау сүзләре әйтү. Кунакларны ЗАГСка чакырмыйча, шул рәвешле туй итүчеләр байтак.

Казанда никахны теркәүчегә бәяләр 2,5 меңнән 10 меңгә кадәр. Никахны теркәүгә 15-20 минут вакыт сарыф ителә.

Туй күлмәгеннән көнләшеп үләрлек булсын!
Туй күлмәген ким дигәндә ике ай алдан алу киңәш ителә. Чагыштыру өчен: тектерелгән күлмәк белән әзер сатылган күлмәкнең бәяләре бер.


«Туй күлмәге кигән кызга көнләшеп лә үләрлек» булсын өчен, күлмәкнең күз явын алырлык булуы шарт. Зәйнәп белән Казанның төрле туй күлмәге кибетләрендә булырга туры килде. Күлмәкләр арасында иң арзаны — 9 мең, иң кыйбаты — 100 мең. Дизайнерлар нәкъ сез теләгәнчә тегеп бирергә яки үзләренең авторлык күлмәкләрен сатарга әзер, бу очракта 40-50 мең сум төшәчәк.

Туй күлмәген прокатка да алырга мөмкин. Ярты көнгә иң арзаны 5 мең, иң кыйбаты 10 меңгә чыга. Кеше әллә ничә тапкыр киеп салган киемне экономия максатыннан гына киеп була торгандыр…

Кәләш туфлие
Ак туфлины гади кибетләрдән дә алырга мөмкин, билгеле. Күз явын алырлыкны салоннардан юнәтергә була. Бәяләр 2,5 меңнән — 71 меңгә кадәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яулык
Яулыклар күлмәкнең материалына һәм төсенә туры китереп сайлана. Монысы иң арзаныдыр — сәүдә үзәкләрендә 500 сумнан 1000 сумга кадәр.

Яулыкны матур итеп бәйләп бирү дә уртача мең сумга төшә.

Клатч
Дөнья бит ул, ни булмас. Кул астында иннек, кершән, көзге, кулъяулык, ачкыч, банк картасы, акча һ.б. вак әйберләрнең булуы ярап куя. Барысын бергә үзең белән кечкенә сумка — клатчка салып йөртергә мөмкин. Клатчларның да төрле размерлары, бизәлешләре була. 1200 сумлыгын да, 68 мең торганын да очраттык.


Макияж
Кәләшне матурлатуның тагын бер төп элементы — бизәнү. Туй дип әйтүгә, бәяләр күтәрелә дә куя! Бер визажист күңел ачу кичәсенә макияжны 1500 сумга, ә туйга 2 мең сумга ясавын әйтте.

Иң очсыз макияж — 1500 сум. Болары әле өйрәнчекләр генә. Яхшы макияжга бәяләр 3 меңнән башлана.


Туй букеты
Букет — ул мәхәббәт һәм туй символы, кияү бүләге букетын кәләш үз дус кызларының берсенә тапшыра. Монысын инде барыгыз да беләсездер: мәҗлес азагында кәләш букетын артка таба ата һәм аны кияүгә чыкмаган кызларның берсе тотып ала. Кем тотып ала, шул якын арада кияүгә чыга санала.

Чәчәк бәйләмнәре 3 меңнән алып 11 меңгә кадәр бар.


Балдаклар
«Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын бер-береңә биргән балдаклар», — дип җырлый Салават Фәтхетдинов. Балдакларның да төрлесе була. Көмеш балдакның бәясе 600 сумнан 1200 сумга кадәр, алтын балдакның бәясе — 7 меңнән 47 меңгә кадәр.


Фото һәм видео
Тәҗрибәсез, иң арзанлы фотограф сәгатенә 2100 сум сорый. Тәҗрибәле фотографларның бәясе сәгатенә 4 мең сумнан башлана.

Видеооператор ике сәгатьлек фильм, ике минутлык ролик өчен ким дигәндә 25 мең сорый.

Аэросъемка 50 меңгә төшә.

Туй торты
Тортның килограммына карап бәя куялар. Иң арзан тортның бер килосы — 700 сум, иң кыйбаты — 1500 сум.


Калган вак-төяк әйберләр турында
Туйны кыш яки җәй вакытында үткәрүгә карап бәяләре дә аерыла. Бу арендага да, банкет залларындагы бәяләргә дә кагыла. Кышын һәм язын, билгеле, очсызрак. Җәй, ни дисәң дә, туйлар сезоны.

«Бәяләр тешләсә дә, туйны истә калдырырлык итеп үткәрергә сүз бирдем», — диде дустым. Кемдер төгәл шарт куя: күлмәк, декорацияләр, туй үткәрү урыны матур булырга тиеш һ.б. Боларына акча кызганмыйча, калган әйберләргә акчаны кысарга туры килә.


«Матур» даталарны яки бәйрәм көннәрен яратучылар бар. Мәсәлән, 07.07.2021, сигезенче март. Бу даталарны бер ел яки ярты ел алдан броньләргә киңәш ителә. Аңлашыла ки, «матур» көнне банкет заллары да буш булмый.

Туйны оештырып бирүче кеше дә бар. Ул кунакларны җыярга ярдәм итә, мәҗлеснең программа буенча баруын күзәтә. Казанда шундый оештыручының уртача бәясе 40 мең. Бу очракта яшьләр барысын да үз өстенә алган. «Мәҗлес вакытында нервланачаксыз, тынычлап бәйрәм итмәячәксез», — дип кисәткәннәр яшь парны.

Банкет залын бизәүче декораторлар да өстәмә чыгым сорый. Казанда декораторларның бәяләре — 35 меңнән алып 100 меңгә кадәр.

Безнең очракта бизәү эшләрен дус кызым дуслары белән үзе башкарачак.

Чакыру открыткалары
Иң кулае — электрон открыткалар салу. Әмма элекке гадәт буенча кешегә «кәгазь» чакыру бирү каралган. Иң арзан чакыру открыткасы — 50 сум, кыйбаты — 200 сум.


Нәтиҗә: туйны нормаль үткәрәм дисәң, 500 мең сумыңны чыгарып салырга әзер тор
Безнең санаулар буенча, иң очсыз туй 50 мең сумга, иң кыйбаты миллионнан артык сумга чыгар иде. Уртача алганда, туйга 450-500 мең сумны чыгарып салырга әзер булырга кирәк.

Дус кызым: «Туй үткәрүне үз өстеңә алсаң, әлбәттә, стресс була. Чакыруларны гына ясаганда да открыткаларның төсен, язуын сайлауга бик күп вакыт узды. Башкасын әйтеп тә тормыйм», — ди.

Күпме генә мәшәкатьле булып тоелса да, туйлар узып китәр, ләкин мәхәббәт сүнмәсен-сүрелмәсен. Кавышулар гомерлек булсын! Подробнее: https://intertat.ru/news/society/22-05-2021/byel-tuy-chygymnary-nich-sumga-t-sh-intertat-h-b-rchese-dus-kyzyn-kiya-g-bir-5823834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X