erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәч буярга ашыкмыйк

Белгечләр бик куркыныч нәтиҗәләр ясаган.

Химик чәч буяу чаралары һәм чәч турайткычларны даими куллану сөт бизе яман шешенең үсеше куркынычын арттыра, дип ачыклаган Америка галимнәре. Тикшерү нәтиҗәләре "International Journal of Cancer" журналында басылып чыкты.
Милли сәламәтлек институты белгечләре 46 709 хатын-кызның сәламәтлеген тикшергән. Бу аларның барысының да якын туганнарының берсендә (сеңлесе яки әнисе) яман шеш авыруы булган, тик алар үзләре тикшерү вакытында сәламәт булган.

Белгечләр раславынча, химик буяуларның составында булган канцерогеннар үзенекен эшли. Чәчләрен даими буяучы хатыннарда яман шешнең үсү ихтималы буяудан файдаланмаган кешеләрнекеннән 9 процентка артыграк. Ә инде химик чәч турайткычлардан бик еш файдаланучыларга хәвеф 30 процентка артыграк яный. Химик буяуларның составында булган матдәләр, канцерогеннар үзенекен эшли.

Милли фәннәр институтының эпидемиология бүлеге җитәкчесе Дейл Сэндлер болай дигән: ”Без шуны төгәл әйтә алабыз — сөт бизе яман шеше барлыкка килү куркынычын киметү өчен бу химикатлардан качарга кирәк".

Фото: pinterest.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ch-ch-buyarga-ashiykmiyk-kizlar-27545/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X