Реклама
Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш ителә.
Кирәк булачак: 10 г чи чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 л җылы су.
⠀ 1. Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк.
Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз