erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чыгымнарсыз гына өйне ничек үзгәртергә?

Кайчак тормышыбызга гына түгел, ә яшәгән йорт яки фатирыбызга да үзгәрешләр кертәсе килеп куя. Ел саен ремонт ясап та булмый. Ә менә бертөрлелектән туйганда күңел тынычлыгы бирерлек нинди үзгәрешләр кертергә мөмкин соң? Монда сезгә декоратор Ирина Лазько киңәшләре ярдәмгә килер.

Җыештыр. Бүлмәләрегезне кирәксез әйберләрдән арындырыгыз. Кирәкмәгән әйберләрегезне ташларга, бирергә, сатарга мөмкин. Кулланмаган әйберләрегезне кызганмагыз. Әллә ничә ел торган ватык телевизорны хәзер генә төзәтеп тормаячаксыз бит инде. Чыгарылыш кичәсендә кигән күлмәгегезне дә кимәячәксез, билгеле. Калган кирәкле әйберләрне шкаф, комод, киштәләргә урнаштырыгыз. Шулай ук әйберләр салып кую өчен  төрле зурлыктагы тартма, матур кәрҗиннәр куллану да өегезне ямьләп, кәефегезне күтәреп җибәрер.

Алыштыр һәм яктырт. Әллә ничә ел торган люстраны яңасына алыштырсагыз да, бүлмәгез үзгәреп киткәндәй тоелыр. Бүлмәләргә, гадәттә, түшәм уртасына бер генә люстра куела. Уңай, рәхәт мохит тудыру өчен карават янына торшер яки тәрәзә пәрдәләренә гирлянда эләргә мөмкин. Әйе, гирлянданы Яңа елда гына куярга димәгән. Шулай ук абажур, лампочканы яктыракка алыштыру да күңелегезне күтәреп җибәрер. Иң мөһиме – якты булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшер. Идәндә аунап яткан интернет кабеле,  техника проводлары өйдә бик үк тәртип булмаган төсмер бирә. Шуңа күрә техника чыбыкларын яшерергә тырышыгыз.  Яшерергә мөмкин булмаган чыбыкларны дивар төсенә буярга һәм кызыклы орнаментлар белән бизәп яшерергә мөмкин.

https://vatantat.ru/2021/10/65145/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X