erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чүпрәсез ипи пешерү серләре

Чүпрәсез ипи пешерергә өйрәтә алмассызмы икән?

Ипине табага салгач, күәс (5 литрлы чиләк) төбендә бераз камыр калдырам. Аны салкында саклыйм. Ипи пешерер алдыннан шул калган камыр белән баш ясыйм. Башта камырга аз гына су, он салып, кашык белән болгатып, җылы урынга куям. Ул кабара, ачый. Камыр ачыгач, тагын бераз он, су, тоз, тәменчә шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае (яки атланмай), чәй содасы салып, камырны басып, табада кабартам.  50 минут пешә.
Нурия ГАРИПОВА,  Мөслим районы  Татар Бүләре авылы.

Ипине колмак чүпрәсе белән югары сортлы онга бераз арыш оны кушып яисә беренче сортлы оннан пешерәм. Колмакны кырауга кадәр җыярга кирәк.
Колмак чүпрәсе ясау. Кушуч колмак чәчәген 1 л суга салып, 3-4 минут кайнатам, сүндереп сөзәм. Коймак камыры сыеклыгына җиткәнче он кушам. Кайнап чыгу белән суга он салмагыз, 3-4 минут суынганын көтәргә кирәк. Он эссе суда пешеп куера. Җылымса гына булганчы суытам, чамалап кына элек ясаган колмак чүпрәсе өстим, чүпрә булмаса, электән калган әче камыр өстәп, 1 тәүлек җылы урында тотам. Бер тәүлек әчегән чүпрәне суыткычка алып куям.
Камыр басу. Кичтән 1 агач кашык колмак чүпрәсен 1 бокал җылымса суга салам, коймак камырыннан куерак итеп он кушам һәм әчергә куям. Иртән шуңа 2 бокал җылы су, тәменчә тоз өстим, шикәр комы салмыйм, он кушып камыр басам. Пирог камырыннан тыгызрак булырга тиеш. Камыр бераз кабаргач, баскалап төшерәм, тагын кабартып, табага салам. Бу камырдан бер таба ипи чыга. Камырны табаның яртысын гына салып кабартырга кирәк. Тулып беткәч кенә кызу духовкага тыгам. Ипи 1,5 сәгать пешә.
Гөлшат ШӘМСЕТДИНОВА,  Башкортстан, Чакмагыш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баш куеп пешерү
Арыш оныннан ипигә баш ясау. Ипи башы 5-6 көндә әзер була. Беренче көнне 1 аш кашыгы онны җылымса су белән болгатып куям (каймак куелыгында булырга тиеш). Икенче көнне тагын 1 аш кашыгы он салып болгатам, 3, 4, 5 нче көннәрдә 1 әр кашык салам. Көн саен искә төшкәндә агач кашык белән болгатып алсаң әйбәт. Әзер баштан бер ипигә  2 кашык исәбеннән кушып, камыр куям. Банкадагы калган әчеткегә он, су өстәп болгатып, азрак кабартып, суыткычка куям. Агач кашык белән болгатсаң, яхшырак.
Ипи пешерү. Кичтән апара ясыйм. 3 ипигә 5-6 аш кашыгы әчетке, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чынаяк су, он салып, болгатып куям. Иртән 1 л га якын җылы су, 2-3 аш кашыгы май кушып, камыр басам һәм ипи савытына салып, кабартырга куям. Ипи 1 сәгать пешә.
Руфия МӨХӘМӘДИЕВА, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X