Дәүләт автоинспекциясе машина тәгәрмәчен кышкыга алыштырырга киңәш итә
Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә автомобильләрен кышка әзерләргә киңәш итә. Әзерлекнең иң мөһим элементы – кышкы тәгәрмәчкә күчү, аңа бик җаваплы карарга кирәк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машинага бер үк вакытта шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый, бу автомобильнең реакциясендә тискәре чагылырга мөмкин.
Моннан тыш, бер күчәргә төрле үлчәмдәге, конструкциядәге, модельдәге, шулай ук протектор рәсемнәре төрле булган шиннар куярга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев