erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дәвалап булмый торган чир – бавыр циррозы: «Яңа бавыр сатып алсагыз гына...»

Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Шул авырулар исемлегендә бавыр циррозы. «Интертат» бу авыру турында табиб белән сөйләште. (Ралинә Сәлимова, Интертат)

Бавыр циррозы бик җитди һәм аны дәвалавы авыр. Әлеге диагноз турында тулырак шәһәр клиникасы терапевты, гастроэнтеролог Гөлназ Хәлиуллина белән сөйләштек.

Фото: © Гөлназ Хәлиуллинаның шәхси архивыннан алынды

Бавыр авыруы – цирроз (алкогольный цирроз печени) нәрсә ул?

Цирроз – ул органның функциясен бозуга китерә торган, тоташтыргыч тукыманың таркалу процессы, бавыр авыруының соңгы стадиясендә була.

Цирроз — соңгы стадиядә тиз үсеш ала торган үлемгә китерүче авыру. 60-90 процент очракта тиешле дәвалануны алучы 4нче стадиядә өч елдан да озак яшәми. Кемдер газап чигеп, кемдер үзе дә сизмәстән вафат була. Бавыр авыруы үзен озак вакыт сиздерми. Ул тиз арада ялкынсына һәм кешенең үлеменә китерә. 

Бавыр – ул кеше организмының «лабораториясе». Анарда тыштан килгән кушылмаларны бүлү һәм нейтральләштерү буенча катлаулы реакцияләр бара. Даими рәвештә кереп торган токсик матдәләр аның структурасын әкренләп җимерүгә китерә. Сәламәт тукымалар әкренләп чыгарыла һәм бавыр нормаль эшләүдән туктый.

Спиртлы эчемлекләр бавырга нинди йогынты ясый?

Алкоголь бавырга гына түгел, ә гомумән организмның бөтен органнарына, нерв системасына зыян сала. Алкоголь – бавыр өчен агулы матдә. Эчкәч, иң элек бавыр тукымасы ялкынсына. Бу процесс гипатит дип атала. Бавырның зурлыгы арта, аның күзәнәкләренең бер өлеше үлә. Гепатитның төп симптомнары – эч авырту, тән тиресе белән күз алмалары сары төс ала, кеше хәлсезләнә, тамагыннан ризык үтми башлый, температурасы күтәрелә.  

Нормаль сәламәт бавыр урынына бавыр күзәнәкләренең өзелүе нәтиҗәсендә май тукымасы барлыкка килә. Структур яктан ул тыгыз тукыма һәм гадәти эчке кан агымына комачаулый. Шуның аркасында веналарда басым арта, артык сыеклык җыела һәм кан китү (кровотечение) ачыла.

Барлык хроник бавыр авыруларында спиртлы эчемлекләр органга өстәмә йөкләнеш ясый. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тарту киңәш ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Авыруның симптомнары нинди?

Башлангыч этапта симптомнары юк диярлек. Ахыргы стадиядә генә организмның барлык системаларында проблемалар башлана. Дәваланмау һәрвакыт авыр нәтиҗәгә китерә. Барысы да бавырдан тора. Беренчедән, аксымнар синтезы бозыла, нерв системасы какшый, алкоголик деменция үсә, һәм бөерләр үз эшен начар башкара башлый. Аларны булдырмас өчен, гади профилактика кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Беренче стадиядә симптомнар:

  • уң як кабырга астында авырту;
  • аппетит булмау;
  • күңел болгану;
  • тән тиресе һәм күз агы сары төскә керә.

Икенче стадия:

  • уң яктан каты авыртулар;
  • күңел болгану һәм косу;
  • диарея;
  • хәл булмау.

Хроник формасы өстәмә авырлыклар белән үтә:

  • косу;
  • эч катуы һәм диарея;
  • тырнакның төсе үзгәрә;
  • кул учының кызара;
  • гинекомастия башлана (ир-атларда күкрәк бизенең үсүе).

Циррозның стадияләрен билгелик:

  • Стеатоз – кеше ябык булуга карамастан, бавырда май тукымасы үсүе.
  • Стеатехепатит (ялкынсыну) – алкогольле һәм алкогольсез майлы бавыр авыруларының бер этабы. Артык май туплану фонында гепатоцитларда ялкынсыну үсеше белән характерлана.
  • Фиброз – бавырдагы тоташтыргыч тукыманың үсүе.
  • Цирроз.
  • Яман шеш авыруы.

Дәвамын әлеге сылтама буенча укый аласыз: https://intertat.tatar/news/davalap-bulmyi-torgan-cir-bavyr-cirrozy-yana-bavyr-satyp-alsagyz-gyna-5855580

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X