erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөньяда ел саен 5 миллион кешегә эпилепсия диагнозы куела.

Бу мәкерле чир күбрәк балалар һәм өлкәннәр арасында очрый, ди белгечләр. Вакытында чарасын күрсә, эпилепсия белән авырган кеше дә тулы канлы тормыш алып бара ала, дип ышандыра алар. Мондый диагноз белән яшәүчеләр тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш? Эпилепсияне нинди билгеләр буенча танырга?

Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) югары категорияле табиб-неврологы, медицина фәннәре докторы Татьяна ДАНИЛОВА белән шул хакта сөйләшәбез.

– Эпилепсиянең яше бармы?

– Эпилепсия өянәге кеше гомеренең теләсә кайсы чорында пәйда булырга мөмкин. Шулай да ул балалар һәм өлкәннәр арасында ешрак очрый.

    – Эпилепсия ни сәбәпле пәйда була?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әлеге авыру нәселдән күчәргә мөмкин. Моңа баш миендәге үзгәрешләр дә йогынты ясый ала. Эпилепсия – инсульт, яман шеш, баш мие имгәнү нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Моннан тыш ул инфекция аркасында, организмдагы аутииммун процесслар йогынтысында башлана ала.

– Эпилепсиядән тулысынча котылып буламы?

– Аннан тулысынча котылып булмый. Бары тик андый чакта үзәккә үткән өянәкләрне генә туктатып торырга мөмкин. Моның өчен кеше көн саен махсус дарулар эчеп торырга тиеш. Аларны дөрес кулланган кеше 70 процент очракта эпилепсия өянәгеннән котыла ала. Даруларның файдасы тимәгәндә, эпилепсия нейрохирургия алымнары белән дәвалана. Бу очракта баш миенең эпилепсия өянәге китереп чыгарган өлеше операция ярдәмендә алып атыла. Бу – бик катлаулы, җитди алым. Шуңа күрә аңа кешене кат-кат җитди тикшереп, белгечләр үзара килешеп, уртак фикергә килгәч кенә алыналар. Моннан тыш махсус алымнар ярдәмендә өянәкләрнең көчен, ешлыгын да киметеп була. Эпилепсиянең кайбер төрләре вакытында майлы ризыкларга өстенлек биреп, аксымны чикләүне күздә тоткан аз углеводлы кетоген диета да нәтиҗә бирә. Балаларга аеруча файдалы ул. Бу диета невролог тарафыннан гына билгеләнә. Эпилепсиядән интеккән кеше аны табиб күзәтүе астында гына тотарга тиеш.

Тулысынча "Ватаным Татарстан" сайтыннан укый аласыз: https://vatantat.ru/2023/02/105245/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X