erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөрес ябыгу өчен, күп ашарга кирәк!

Бәйрәмнәр Яңа ел белән генә бетми һәм бу темага һәрвакыт актуаль. Яңа ел алдыннан, күп кенә гүзәл затларыбыз арасында тиз арада ябыгу, фигураны тәртипкә китерү өчен бик тырышса да, нәтиҗәгә ирешә алмаганнар булган ("Шәһри Казан", Динара Әхмәт).

 

Мондый сораулар белән еш кына табибларга да мөрәҗәгать итүчеләр бар икән. Табиб-диетолог Элина Борһанова киңәшләре бәлки нәкъ менә сезнең өчен файдалы булыр.
– Еш кына спорт белән дә шөгыльләнәм, ашамыйм да, ләкин барыбер артык авырлыктан котыла алмыйм, дип сорыйлар. Беренчедән, сез тиешле күләмдә физик актив кешеме? Ул көнгә, ким дигәндә, 30 минут булырга тиеш. Монда тиз-тиз йөрү дә, тренировка да, велосипедта йөрү дә керә.

Икенчедән, сез бу эшкә алынгансыз икән, туктамагыз, чөнки артык авырлык ай-ай ярым тирәсе торырга, аннары инде үлчәүдәге саннар сөендерә башларга мөмкин.

Өченчедән, авырлыкны гына түгел, ә гәүдәге үлчәмнәр турында да онытмаска киңәш ителә. Әгәр сез спорт белән шөгыльләнәсез икән, мускуллар артырга, ә май күләме кимергә мөмкин. Шуңа күрә үлчәүдәге саннар аркасында кәефсезләнергә ашыкмагыз.

Хәзер кем өчендер зур яңалык булып куюы да бар! Дүртенчедән, сез бик аз ашыйсыз! Әйе, әйе, калорияләрне санап ашаучыларны күргәнегез бардыр бит? Артык авырлык китсен өчен, безгә аз ашарга кирәк, ләкин калорияләрне киметергә ярамый. Көнгә 3-4 тапкыр дөрес итеп ашарга гадәтләнегез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бишенчедән, аксымны да тиешле күләмдә ашарга кирәк. Әйтик, авырлык кими, ди, ләкин тире асылынып, ямьсезләнеп калырга мөмкин. Гәүдә авырлыгыннан карап (көнгә 1,5 грамм 1 кг авырлыкка туры килә) ашарга кирәк. Аксымлы ризыкларны туклану рационына үзегез яраткан продуктларны күпләп ашау хисабына арттырыгыз. Әйтик, иртәнге ашка – эремчек һәм йомырка, көндезге ашка – тавык, кичкә балык ашарга мөмкин.

Алтынчы сәбәп итеп, күпләр гормоннарны гаепләргә ярата. Әйе, өлешчә килешергә мөмкин. Ләкин аларның дөрес эшли башламавына да дөрес тукланмау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бармау гаепле. Әлбәттә, монда башка гормоннарның дөрес эшләмәве дә сәбәпче була ала. Бу очракта, табиб ярдәменнән башка ниндидер карарлар кабул итәргә ярамый, – дип файдалы киңәшләрен бирде белгеч.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/dres-yabygu-chen-kp-asharga-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X