erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дуңгыз гриппыннан ничек дәваланырга?

Соңгы арада грипп, ОРВИ белән авыручыларның саны кинәт артты. Бигрәк тә гриппның H1N1 төре, гади тел белән әйткәндә дуңгыз гриппы белән. Белгечләр әйтүенчә, гриппның H1N1 штаммы беренче тапкыр 2009 елда барлыкка килгән һәм бөтен дөньяга таралып, шактый катлаулы вазгыять тудырган. Әлеге вирус нәрсәсе белән куркыныч һәм аның белән ничек көрәшергә? Терапевт, табиб-ординатор, онколог Алинә Хафисова безгә шул хакта сөйләде.

 

Авыруның билгеләре
Тән температурасының 38-40 градуска кадәр күтәрелүе.
Буыннар авырту.
Коры ютәл.
Томау төшү.
Тамак төбе кычыту.
Косу, күңел болгану.
Һәм иң мөһиме – бу билгеләр бик тиз көчәя. 

Дуңгыз гриппына аеруча кемнәр бирешә?
Беренче чиратта балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, иммунитетлары төшкән кешеләргә, хроник авырулары булганнарга, йөкле ханымнарга сакланырга кирәк.

Ничек дәваланырга?
Вируска каршы кулланыла торган препаратлар, авыру симптомнары белән көрәшә торган терапия (симптоматическая терапия), Д, С витаминнары, цинк, омега 3. Грипп вирусының үзенә тәэсир итә торган ике препарат бар. Алар: осельтамивир һәм занамивир. Әмма боларны табиб билгеләргә тиеш. Үз белдегегез белән кулланырга кирәкми. 
Температура 38 градустан күтәрелсә һәм интосикация симптомнары күзәтелсә генә аны төшерергә ярый. Башка очракта организмга инфекция белән мөстәкыйль үзенә көрәшергә мөмкинлек бирергә кирәк. 
Грипп вакытында югары температура якынча биш-җиде көн саклана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Антибиотиклар кулланырга буламы?
Антибиотиклар дуңгыз гриппына тәэсир итә алмый. Бактериаль инфекция кушылып китсә яки өзлегү булса, антибиотикны фәкать табиб кына билгели ала. 

Профилактика
Кулларны сабын белән юып торыгыз. Кимендә егерме секунд юарга. Бүлмәләрне даими җилләтергә. Һава дымлылыгы 40-50 градус тирәсе булырга тиеш. 
Телефоннарны, көнкүреш, эш техникасын, компьютер клавиатураларын антисептиклар белән эшкәртеп торыгыз. 
Кеше күп булган урыннарда йөрмәгез. Җәмәгать урыннарында битлек киегез. ОРВИ, грипп билгеләре булган кешеләр белән аралашудан тыелып торыгыз. 
Дуңгыз гриппында инкубация чоры 12 сәгатьтән 4 көнгә кадәр. Беренче билгеләр күренергә бер-ике көн кала инде ул кеше авыруны башкаларга да йоктырырга мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/sәlamәtlek/dugyz-grippynnan-nichek-dvalanyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X