Эльмира Камалиевадан лимон пирогы рецепты
Танылган блогер, якташыбыз, аш-су остасы Эльмира Камалиеваның Телеграмм-каналындагы тәмле рецептларының берсен сезгә дә тәкъдим итәбез
Камыр: 2 пирог чыга
130 гр акмай(бүлмә җылылыгы)
180 гр җылы сөт
4 аш кашыгы сахар
Тоз
2 шт йомырка(мәҗбүри түгел)
5 гр саф момент чүпрәсе
360 гр он(йомырка салсагыз чүт кенә артыр)
1 сәг кабарды
Эчлек: 1 эчлек
3 лимон(бик кечкенә иделәр)
150-180 гр сахар(чамалагыз)
2 аш кашыгы кукуруз крахмалы(калын аслы савытта газ өстендә пешереп алабыз,куерганчы гына.
Пирогны 200 гр та 35 минут якынча пешердем!
Үзегезнең духовкага карыйсыз!!
Чыганак https://t.me/c/1724821264/2848 Фотолар - видеодан алынган скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев