erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Эремчекле крем белән гади бисквит

Дуслар! Сезгә гади генә итеп пешерелгән, эремчекле крем белән бисквит тәкъдим итәм.

Камыр өчен: 

8 йомырка, 

1,5 шикәр комы

1 пачка разрыхлитель

1 пачка ванилин, 

су - 8 аш кашыгы

1,5 он.

Крем өчен:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 пачка эремчек (Мин "Магнит" кибетеннән 40 сум тирәсенә алдым)

2 банка куертылган сөт

Торт өстенә бизәр өчен әйберләр күп сатыла кибеттә, мин гади ысул белән, өстенә соңыннан шоколад кына кордым. Алай да тәмле килеп чыкты.

Әзерләү: тирәнрәк савытка 8 йомырканы сыттым, шикәр комы, су, ванилин куштым һәм яхшы гына миксер белән бутадым. Ул бераз күперде. Шуннан соң, он белән разрыхлительне кушып, тагын миксер белән бутап, торт пешерә торган савыт эченә пергамент кәгазе җәйдем дә, майлап, өстенә сыекча камырны бушаттым. Мичкә 40 минутка пешерергә куйдым. 

Крем әзерләр өчен бер савытка 3 пачка эремчекне, 2 банка куертылган сөтне салдым һәм, шулай ук, миксер белән бутап, бер сәгатькә салкынга куеп тордым. 

Бисквит пешкәч, суынгач, 3 кисәккә бүлдем дә, крем сылап, тагын суыткычка 3 сәгатькә куйдым. 

Сезгә дә, тәмле булсын!   

Чыганак: http://zamansulyshy.ru/news/ash-su-blmsend/eremchekle-krem-beln-gadi-biskvit

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X