Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фитрны ничек бирергә – азык-төлек беләнме, әллә акчалатамы?

    Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын ризык белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һәм башкалар өчен) тота ала.

    Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын ризык белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һәм башкалар өчен) тота ала.

    Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый!

    Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.

    Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.), буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. Фитр сәдакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләсә, ул аннан (тулы күләмдә) кабул ителәчәк, кем дә булса намаздан соң түләсә, ул гадәти хәер буларак кабул ителер.

    түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез (с.г.с.) чорында фитыр сәдакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча ике килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итә, бу якынча дүрт килограммга туры килә.

    Реклама

    Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны – 150 сум, ә иң югары бәясе -– 800 сум. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь күләме – 150, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 800 сум тәшкил итте.

    (dumrt.ru)

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/fitrny-nichek-birerg-azyk-tlek-belnme-ll-akchalatamy

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/fitrny-nichek-birerg-azyk-tlek-belnme-ll-akchalatamy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: