erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Фитыр сәдакасын бирмәү – гөнаһмы?

Хак динебездә сәдаканың берничә төре, шулар арасында мәҗбүри саналганнары да бар. Изге рамазан аенда мөселманнарны фитыр һәм фидия сәдакаларына бәйле сораулар кызыксындыра. Әлеге сәдакаларның әҗере нинди? Аларны кемгә тапшырырга мөмкин? Бу сәдаканы тапшырмау гөнаһ саналамы? Бу һәм башка сорауларга Наил хәзрәт Йосыпов ачыклык кертте.

– Фитыр сәдакасын кайчан бирергә?

– Аны рамазан ае дәвамында тапшырырга була. Гает бәйрәменә якынрак, намазга кадәр бирсәң, хәерлерәк.

– Фитырны кемнәр бирә?

– Мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш бар кеше дә бирергә тиеш. Мөселман булмаганнар үзләре өчен бу сәдаканы бирергә тиеш булмасалар да, алар үзләре карамагында булган мөселманнар өчен аны түләргә тиеш. 

Фитыр сәдакасы бирүнең шартлары: мөселман булу; рамазан һәм шәүвәл айларында исән-сау булу. Рамазан аеның соңгы көнендә кояш баегач вафат булган кеше өчен фитыр сәдакасы бирелә, ә кояш батканчы үлгән кеше өчен бирелми. Рамазан аеның соңгы көнендә туган һәм кояш баеганчы исән булган бала өчен дә фитыр сәдакасы түләнә.

Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ире фәкыйрь булса яки эшләмәсә, ә хатыны бай булса яки эшләсә, ул үзе, ире һәм аның тәрбиясендә булганнар өчен фитыр сәдакасын бирә ала, әмма монысы мәҗбүри түгел. Аны бирү хатын-кыз өчен сөннәт тә түгел. Ул теләге буенча үзе өчен генә яки гаиләнең бер әгъзасы өчен генә дә түли ала.

Тол хатыннар һәм аерылганнар өчен фитыр сәдакасын опекуны (аны опекага алган кеше) түләргә тиеш. Әгәр дә опекуны булмаса, үзе түли. Балалар өчен фитыр сәдакасын бирү бурычы аларның аталары яки гаиләдәге башка ир-атлар өстенә йөкләнә. Алар бу бурычны үтәмәгән очракта да, фитыр сәдакасын балалар өчен хатын-кыз түләргә тиеш түгел.

Ир бала балигъ булуга, ул үзе өчен сәдаканы үз кеременнән бирергә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Хатын-кызның һәм аның балаларының опекуннары булмаган очракта, бу бурыч аның балигъ булган һәм эшли башлаган өлкән улына йөкләнә.

– Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә?

–  8 төр кешеләргә бирергә була. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә аларны санап үтә: «Сәдака (зәкят) Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик юксылларга, мескеннәргә, (зәкят эшләрен башкаручы) йомышчыларга, күңелләре (исламга) ятканнарга, (иреккә чыгу өчен җан аткан әсирләргә) колларга, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, җиһадта катнашканнарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы һәм хикмәтләр ияседер». («Тәүбә» сүрәсе, 60 нчы аять).

– Фитырны ризыклата (бодай, арпа, бал, хөрмә белән) бирергә буламы?

– Сәдака күләменә килгәндә, пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында фитырны шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча ике килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итә, бу якынча дүрт килограммга туры килә. Хәзерге вакытта әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма сизелеп тора. Шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән азык-төлекнең һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны – 200 сум, ә иң югары бәясе – 1100 сум. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь күләме – 200, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 1100 сум тәшкил итә.

– Фәкыйрь кеше фитыр һәм фидия сәдакаларын бирми, ә менә бу фәкыйрьлек дәрәҗәсен ничек билгеләргә?

– Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә фәкыйрьлек – мохтаҗлык, авыр тормыш дип тәрҗемә ителә. Әгәр дә кемнеңдер фитыр сәдакасы бирергә мөмкинлеге юк икән, димәк, аңа бу фарыз булмый, һәм ул бу сәдаканы бирер өчен кайдандыр бурычка акча йә ризык алырга да тиеш түгел.

– Ә фидия сәдакасын кем һәм кемнәргә тапшырырга тиеш?

– Фидияне ураза тотмаган кеше бирә. Ураза тотарга сәламәтлеге, мөмкинлеге булмаган кеше бер көн өчен бер мескенне ике тапкыр ашатырга яки аңа дүрт йөз сум акча, йә булмаса ризык бирергә тиеш. Әмма акчаны бер кешегә бөтен тотылмаган ураза көннәре өчен берьюлы бирмиләр. Көн саен биреп барырга кирәк. Фидия сәдакасын түләргә матди яктан мөмкинлеге булмаган кешедән  фидия сәдакасы бурычы төшә. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та, аны тотмаучы фидия бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Биргән очракта да, ул гап-гади сәдака санала.

Фидия сәдакасын мохтаҗ кешегә бирергә мөмкин. Ә мохтаҗ кешенең моның фидия сәдакасы икәнен белүе мәҗбүри түгел. Шулай булгач, сез аны күңелегез кушкан теләсә кайсы мохтаҗга тапшыра аласыз. Иң элек белгән, якын кешеләрдән башларга кирәк: туганнар, күршеләр, дуслар арасында бәлки андыйлар бардыр? Мохтаҗрак кешеләрне тапсаң хәерлерәк. Ә балаларга аерым ярдәм итәргә дә була. «Балаларга да ярдәм булсын, фидиямне дә бирим әле, фитырымны да бирим әле», – дип, бөтен ниятне бергә кушу бәлки бу очракта кирәк түгелдер. Мохтаҗ кешене тапмасаң, мәчеткә тапшырырга була һәм мәчет әһелләре мохтаҗларга тарата.

– Бу сәдакаларны бирми калу – гөнаһмы?

– Сәдаканың ике төре бар: ваҗиб һәм нәфел. Нәфел, ягъни ихтыярый сәдакаларны бирмәсәң, үтәмәсәң дә гөнаһы юк. Үтәсәң, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары өстәлә. Ваҗиб сәдакалар Аллаһы Тәгаләдән безгә боерылган, шуңа аларны үтәү шарт булып тора. Без аларны бирергә бурычлы, юкса гөнаһлы булабыз. Сәдаканың берничә төре, шулар арасында мәҗбүри саналганнары бар. Ул да булса – зәкят, гошер, фитыр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/165387/
© Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев