erid:2VtzquqpS7d
Әфлисун кабыгын чүп чиләгенә түгел, бакчага чыгарыгыз...
Файдалы киңәшләр

Әфлисун кабыгын чүп чиләгенә түгел, бакчага чыгарыгыз...

Күп кенә бакчачылар аны туфракның уңдырышлылыгын күтәрү һәм корткычларга каршы көрәшү өчен дә куллана.

Иң җайлы ысул – әфлисун кабыгын 5 см тирәнлектә җиргә казып кую. Ул туфракны азот кушылмаларына баета. Цитруслыларның кабыгын компостка ыргытсагыз да ике куян койрыгын тотасыз. Бердән, ашлама була, икенчедән, бөҗәкләрне куркыта. Әфлисун кабыгы тизрәк чересен өчен, юып, ваклап турагыз. Әгәр дә үсемлекләр, агач-куакларга бет, талпан белән зарарланса, әфлисун кабыгы төнәтмәсе сибегез. Моның өчен ике-өч әфлисун кабыгын ваклап турап, өстенә бер литр җылы су агызыгыз. Атна буе караңгы урында төнәтегез. Соңыннан сөзеп, ике литр су һәм бер аш кашыгы сыек сабын кушыгыз. Шуның белән, берәр атна тәнәфес ясап, биш-алты тапкыр үсемлекләргә сибегез. 
Кич белән бакчада черкиләр эшләргә комачауласа, тәнегезнең ачык урыннарын әфлисун кабыгы белән ышкыгыз (аллергия булмаса гына).

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/flisun-kabygyn-chp-chilgen-tgel-bakchaga-chygarygyz


Арча хәбәрләре

Нет комментариев