erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Флоксаларны ашлау ысулы

Флокс чәчәгенең аскы яфраклары вакытыннан алда корымасын һәм куак сезонга ике тапкыр чәчәк атсын өчен аны яздан ук тукландырырга кирәк. Моны әле яфраклар чыга башлаганчы эшлиләр.

Үсенте яшелләнә башлагач ук флоксларны 0,1 процентлы бор кислотасы белән эшкәртәләр. Моның өчен 1 чәй кашыгы сыек кислотаны 7 литр суда эретеп, флоксларга лейка белән сибәбез. 

Бу чәчәк әче туфрак яратмый. Шуңа аны җәй дәвамында кальций белән тукландырырга.

Җәй башында, әле флокс чәчәк атканчы, куакны сирәкләгез. Куак чәчәк атсын өчен 5-6 ботак булу да җитә. Начар чәчәк ата торган ботакларны төбеннән үк кисеп алыгыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә инде куак чәчәккә бөреләнгәч,  аларга фосфор һәм калий таләп ителә. 
Көз көне, ботакларны кичкәннән соң, куакны кабат бор кислотасы белән эшкәртергә кирәк була.

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев