erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөлназ Сәфәровадан ангинаны дәвалау өчен киңәшләр

Җәй көне күпләр салкын су эчеп, туңдырма ашап яисә кондиционер астында утырып, ангинадан интегә ("Шәһри Казан").

 

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованы да бу әйбер урап узмаган. Озак вакыт дәваланганнан соң ул үзенә ярдәм иткән ысуллар белән уртаклашты.
Ангина вакытында тамакны һәр 30 минут саен чайкату мөһим. Прополислы-спиртлы сыеклык – бик көчле дезинфектор.

Шулай ук спиртсыз хлоргексидин белән; сыек формадагы йокс; перекись белән чайкатырга; антисептиклардан “Октенисепт”; “Местамидин” сиптерергә.
“Мирамистин” акча түгү генә булды. Спрей формасында “Грамидин” да шулай ук, гәрчә аны антибиотик дип тәкъдим итсәләр дә. Суыра торган “Ирланд мүге” дә ярдәм итмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тамакны чайкаткан арада “Стрепсилс” суырдым. Әмма аңардан соң минем тәм тою сәләтем бөтенләй бетте.
Күп итеп җылы су эчәргә кирәк. Тик баллы су эчмәгез, ул бактерияләрне генә арттырачак.

Чәемә “ОнГард- doterra” мае салып эчтем һәм шулай ук тамакны чайкадым.
Бер язылучым анар кабыгын киптереп, кайнап торган су салып пешерергә һәм суынганнан соң шуның белән чайкатырга киңәш иткән иде. Бик булышты.
P.S. Әлбәттә инде лорга мөрәҗәгать итәргә!

Тулырак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X