erid:2VtzquqpS7d
Гөлназ Сәфәровадан чәч маскасы рецепты
Файдалы киңәшләр

Гөлназ Сәфәровадан чәч маскасы рецепты

Мунчада сылыйсы, чәчкә сөртәсе маскаларны сатып алыр­га гына димәгән, менә минем яраткан чәч маскасы рецептын исегездә калдырыгыз һәм рәхәтләнеп кулланыгыз, дип яза Гөлназ үзенең социаль челтәрендәге битендә.

Бер авыр­лыгы да юк: 1 аш кашыгы горчица, 2 йомырка сарысы һәм 1 стакан майсыз кефир кирәк булачак.

Барысын бергә кушасыз, әйбәтләп болгатасыз да, чәчкә сылап, башны полиэтилен һәм сөлге белән урап, бер сәгать йөрисез. Мин шулай мунчага кереп утырам. Ай дәвамында, иренмичә, атнасына бер эшләсәгез – нәтиҗәсен күрерсез: чәчләр ныгый, тиз үсә башлый. Бу маска чәчләрне тукландыра һәм үстерә.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/glnaz-sfrovadan-chch-maskasy-retsepty


Нет комментариев