Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гомерне озайту өчен көненә ничә адым ясарга кирәклеген әйткәннәр

    Ун мең адым түгел, ә кимрәк йөрергә кирәк ("Ватаным Татарстан").

     

    Көн саен ун мең адым ясарга кирәк, дигән фикерне ишетмәгән кеше юктыр. Чынында аның бернинди дә фәнни нигезләнеше юк икән. Төрле илләр галимнәре, гомерне озайту өчен, көненә тәгаен генә ничә адым ясарга кирәклеген ачыклаган. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре Lancet Public Health журналында басылып чыккан.

    Авторлар бу темага үткәрелгән 15 тикшеренү (анда Җир шарының дүрт контитентыннан 50 меңгә якын кеше катнашкан) нәтиҗәләрен анализлаган.

    Реклама

    Тикшеренү нәтиҗәсендә көненә билгеле бер адым ясаучыларның (әмма бу һәр яшь категориясе өчен – төрлечә), чыннан да, кинәт кенә үлеп китү куркынычы азрак булуы билгеләнгән. Әйтик, 60 яшьтән өлкәнрәкләр алты меңнән сигез меңгә кадәр адым ясарга тиеш. Моннан күбрәк адым ясау өстәмә файда китерми инде. Ә 60тан яшьрәкләр өчен бу көненә сигез меңнән ун мең адымга кадәр тәшкил итә.
    Шул ук вакытта йөрү тизлегенең әһәмияте юк. Иң мөһиме – йөрергә, ди

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: