erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Һәр эшнең – үз вакыты: җәй башында бакчада ниләр эшләргә?

Җәй башында бакчачыларны соңга калмый башкарырга кирәкле күп кенә мөһим эшләр көтә. Кичемәстән нинди эшләрне башкарырга кирәк соң? Россельхозцентрның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова киңәшләрен бирде.

Чәчәр вакыт
Хәзер кышка саклау өчен үстерелә торган чөгендерне чәчү, ә  майда утыртылганнарын араларын 5 см калдырып сирәкләр вакыт. Моннан тыш, кәбестәнең төрле соң өлгерә торган сортларын утыртыр чак та икәнен онытмагыз.  Ике атна аралыгы белән тиз өлгерә торган яшелчә культуралары: шпинат, салат, редис та чәчсәгез була.

Помидорны онытмагыз
Помидорны җентекләп карарга кирәк. Үги сабакларын вакытында өзү һәм бәйләү мөһим. Ике атна саен тирес яки кош тизәге эремәсе белән тукландырып, помидорга  фитофторага каршы көрәш чараларын куллана башлар вакыт.

Агач-куаклар да игътибар сорый
* Әгәр дә крыжовник, кура җиләге куакларының очларын кисеп өлгермәгән булсагыз, моны хәзер эшләргә була. Кара карлыганның ботакларында кышлаган талпаннардан да арынырга онытмагыз. Куак талпан белән бик каты зарарланган очракта аны кисеп яндыруыгыз хәерле.

* Җәйнең беренче аенда җимеш агачларын һәм куакларны тукландыру хакында онытмаска кирәк. Тукландыруны җимеш ярала башлауга башкарырга киңәш итәм. Аның өчен 1:2 өлеш исәбеннән тирес сыегы, 1: 8–10 өлеш сыер тизәгеннән ясалган ашлама (коровяк), 25–30 г  аммиак селитрасы яки мочевинаны болгатып сибү файдалы. Һәр җимеш бирә торган крыжовник, карлыган төбенә әлеге эремәне 10 л, ә кура җиләге төбенә һәр метр мәйданга 5 л сибәсе.

* Июнь аенда алма һәм грушага күгәрек чиреннән (парша), ә крыжовникка ончыл чыктан саклау өчен чаралар кулланабыз. Агачларны карап, андагы үрмәкүч ояларын, бөтерелгән яфракларын, бөҗәкләрнең йомыркаларын җыеп алырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөмбә авыруыннан сакла
Гөмбә авыруларыннан саклау максатыннан,  үсемлекләргә биологик фунгицидлар: Псевдобактерин-2, Ризопланга, бак катнашмасы (баковая смесь)  микроашламалары  (ГУМАТ+7 «Здоровый урожай»),  Азолен микроашламасын кушып сибәргә мөмкин.

Аючикерткәгә көн бетә
Бакчаны зарарлы бөҗәкләрдән саклау турында да онытмаска кирәк. Җәй башында аючикерткә активлаша.

Корткычны кулга төшерү өчен, такта кисәкләреннән яшеренү урыны әзерләргә мөмкин, төнлә алар шуның астына җыелачаклар.
Аючикерткә өчен тозак та ясарга мөмкин. Пыяла банканың авызына бал сөртеп, аны муеныннан җиргә күмәргә. Банка авызын 1–1,5 см чамасы ярык калырлык итеп такта кисәге белән ябарга. Тозакка эләккән аючикерткә аннан чыга алмаячак.
Аючикерткә белән көрәшне тагын бер ысулы – теплица кырыйларында ком белән керосин кушып ясалган буразналар ясап чыксагыз, аларның эзләре дә булмаячак

Дәвамын Ватаным Татарстаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X