Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Иң хәерле кеше — дөньядан киткәндә 3 нәрсә калдырыр: беренчесе — үзенә дога кыла ала торган тәрбияле, иманлы бала»

    Коръәндә «Әл-Гаср» дигән сүрә бар. Ул «вакыт», «фасыл», «заман» дип тәрҗемә ителә. Әлеге сүрә «Вәл гасыр» дип башлана, ягъни Аллаһы Тәгалә вакыт белән ант итә. Аллаһы Тәгалә Үзе ант итә икән, димәк, вакыт — ул бик мөкатдәс нәрсә, кадерле әйбер. Икенче бер сүрәләрдә дә кояшны һәм айны хисап өчен яратуын җиткерә. (Интертат)

    Менә без дә тиздән кояш календаре буенча Яңа елга аяк басабыз. Бер караганда, ислам дөньясында ул бәйрәм юк. Безнең өчен Корбан гаете, Ураза гаете, җомга көнебез бәйрәм булып тора. Кадер кичләре, Мигъраҗ кичәләре бар, Яңа ел дигән бәйрәм динебездә билгеләп үтелми. Әмма фасылларның, гасырларның, елларның үзгәрүе, чиратлашып баруы ул барыбер безгә тәэсир итмичә калмый.

    Әмма фасылларның, гасырларның, елларның үзгәрүе, чиратлашып баруы ул барыбер безгә тәэсир итмичә калмый.
    Моның бер дәлиле дә бар. Әбү-Хәнифә Рәсүлебезнең (с.г.в.) һәр йөзьеллыкның башында бу динне яңартучы, зәгыйфьләнгән хәленнән тагын да торгызып җибәрүче ниндидер шәхесне җибәрермен дигән хәдисе булуын әйтә. Хәдиснең шәхес җибәрү ягына түгел, икенче ягына игътибар бирәсем килә. Һәрбер йөзьеллык авышкан вакытта ниндидер вакыйгалар була. Еллар авышкан вакытта да Аллаһы Тәгалә аны хисап кылган, билгеләгән.

    Шуңа күрә Яңа елга аяк басканда үзеңә, торган илеңә, гаиләңә, балаларыңа иминлек, хәерле тормышлар теләп дога кылу, үткән елдагы хаталарны, кимчелекләрне, гөнаһларны инде бүтән эшләмим дип, алардан ерагаерга, үзеңне тагын да камилләштерергә сүз бирү, тагын да күбрәк изгелекләр кылып, Аллаһы Тәгаләгә якынайсам иде дип сорап дога кылу - менә шушы безнең өстә торган бер бурыч була. Бәйрәм итү, табыннар әзерләп утыру безнең диндә каралмаган, шуңа күрә өммәтебезгә, тормышыбызга хак булган дингә якынрак кайтуыбызны, Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны күздә тотарга кирәк.

    Милләттәшләребездән «Сез нинди диндә?» - дип сорасак, «без мөселман» диләр. Әмма шул «без мөселман» дигән кардәшләребез бәйрәм алды көннәрендә кибет буйлап хәмер эзли. Бөтенесе дә димим. Бүгенге көндә, шөкер, хәмердән арынган милләттәшләребез күбәя бара. Әмма башны югалтып хәмер эзләп йөрүчеләр һәм шуны алучылар да бар. «Хәзрәт, нәрсәсе бар инде, җыелдык, утырдык, бәйрәм иттек», — дияләр алар.

    Аның бит икенче ягы да бар. Безнең халыкның 80-90 %ы Яңа елны «гаилә бәйрәме» ди, чөнки гаилә белән өйдә каршылыйлар. Ниһаять, ел буе командировкада йөргән әти дә кайткан, ел буе халат белән бигудидан йөргән әниебез дә матур күлмәк киеп, ясанып куйган. Матур киенешкәннәр, йортны бизәгәннәр, өстәлгә бөтен матур савытларны куйганнар, әти-әни урында, 3 бала утыра — берсенә - 5, берсенә - 7, берсенә 14 яшь.

    Менә шушы матур бәйрәм көнендә әти белән әни шайтанга зур ярдәм йөзеннән нарасый 3 бала каршында: «Менә, балалар, эчсәгез, менә шушылай матур итеп эчегез, клуб артына чыгып, сугышып түгел, әллә кайда тукталыш артында да эчәргә ярамый. Менә шушылай утырып, кара-каршы эчегез», — диләр. Әти-әнинең баласы каршында эчүеннән дә кабәхәтрәк, әшәкерәк әйбер юк.

    Әти-әнинең баласы каршында эчүеннән дә кабәхәтрәк, әшәкерәк әйбер юк.
    Балалар өчен дә шампан шәрабе алалар. Берсендә бер ханымнан баласына ничә яшь булын сорыйм. 8 яшь, ди.

    Менә 8 яшьтә әлегә шуны эчәсең, аннары инде 15кә җиткәч, безнеке сыманны эчә башларсың дигән сүз бит бу. Шушы инде безнең мөселманлыгыбыз. Шул балалар соңыннан эчкече булып китәләр. Ни өчен төнге клублардан башлары чыкмый, ни өчен аерылалар, ни өчен килен белән, кияү белән яши алмыйлар, ни өчен соңыннан сәламәтлекләре юк? Бу урында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен искә аласы килә: «Үзеннән соң төрле кеше төрле нәрсә калдыра. Кемдер йортын калдыра, кемдер кибетен, кемдер фабрикасын, кемдер үзеннән соң гыйлем калдыра, китап, журнал, ә кемдер бернәрсә дә калдырмый».

    Реклама

    Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Иң хәерле кеше — дөньядан киткәндә 3 нәрсә калдырыр: беренчесе — үзенә дога кыла ала торган тәрбияле, иманлы бала». Син өйрәтеп, тәрбияләп калдырган бала Кыямәт көненә кадәр изгелек кылып яшәсә, сиңа да әҗере бара.

    Син өйрәтеп, тәрбияләп калдырган бала Кыямәт көненә кадәр изгелек кылып яшәсә, сиңа да әҗере бара.
    Әгәр дә син балаңа әдәпсезлек күрсәтеп калдырсаң, әгәр дә динсезлек күрсәтеп калдырсаң, хәмерне ничек эчәргә икәнен өйрәтсәң, шушы балаң, син үлгәч тә, син өйрәтеп калдырган әшәкелекне кылган саен әти-әнисенә ул газап булып барыр, диде. Әле монда балаңа изгелек турында көне буе сөйләп тә, аңлаулары, кабул итүләре чамалы гына туры килә. Ул урамга чыккач, онытылып, әле дус-иптәшләре артыннан иярә, әле подъезддагы, ишегалдындагы егет-кызларга карый, әле аның телефоны, телевизор, тапшырулар, смслар икенче якка алып китә, шуның өстенә әти-әни матур итеп эчәргә өйрәтә. Бу норма, мораль, дингә сыя торган әйберме?

    Шушының хакында уйласак, биш сәгатьлек, өч сәгатьлек, ике сәгатьлек ләззәттән арынып, әти-әни: «Улларым-кызларым, шушы хәмердән башыгызны алыгыз!» — дияр иде. Моның нинди зур гөнаһ икәнен аңлатып, балаларны хәерле догалар белән өйрәтсә, әти-әни дөнья вә ахирәттә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булачак.

    Күпләр, бәлки, хәзрәтләр бигрәк күңелсезләндерә инде бәйрәмне дияр. Хәмер белән генә күңелләнгән бәйрәм - бәйрәм түгел ул! Эчеп, исереп, хайван хәленә җитеп, өстәлгә менеп биеп, төне буе кычкырып, көне буе йоклап үткән бәйрәм буламыни? Өченче көнгә башы тубал булудан тагын эчәргә сорый аннары. Балалар нәрсә күрә? Бу нинди бәйрәм инде? Нәрсә белән бетте бу? Менә мондый түбәнлеккә төшерә торган бәйрәм бәйрәм була алмый! Матур итеп үтә икән, аннан файда бар икән, халыкка рухи күтеренкелек китерә икән, без бәйрәмнәргә каршы түгел.

    Матур итеп үтә икән, аңардан файда бар икән, халыкка рухи күтернкелек китерә икән, без бәйрәмнәргә каршы түгел.
    Йа Раббым, һәрберебезгә дә тынычлык-иминлек, тормышларыбызга бәрәкәт-сәгадәт насыйп әйлә. Авырлыклардан, кимчелекләрдән безне бөек кыл, безгә Үзеңнең ярдәм капкаларыңны ач, иманнарыбызны арттырып, халкыбызга, милләтебезгә горурлык бир, асылыбызга кире кайтып, шушы юлыбызда дәвамлы булып, барча авыру-сырхау, бәла-каза, кайгы-хәсрәтләрдән, сугышлардан имин кылып, дөнья вә ахирәттә Аллаһы Тәгаләнең сөйкемле колларыннан булырга насыйп әйләсәң иде.

    Рамил хәзрәт Юныс 

    https://intertat.tatar/news/religion/31-12-2021/ramil-h-zr-t-yunys-ya-a-elny-h-mer-bel-n-karshylamagyz-5846182

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: