erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иң хәтәр чикләвекне киптереп кенә ашарга ярый

Чикләвек – иң көчле аллергия бирә торган продуктларның берсе.

Җир чикләвеген (татарчага тәрҗемәсе шундый) күпләр үлеп ярата. Әмма аны артык күп ашарга ярамый, дип кисәткән табиб-диетолог Светлана Панченко.

Белгеч әйтүенчә, иң хәтәр чикләвек бу. Җирдә үсүче чикләвек нигә шулай хәтәр соң?

Беренчедән, иң көчле аллергия бирә торган продуктларның берсе икән ул. Икенчедән, анда күгәрек гөмбәчекләре пәйда булырга мөмкин. Ә аларның, әлбәттә инде, сәламәтлеккә зыян ясау ихтималы гаять зур. Өченчедән, арахиста (гомумән, барлык чикләвекләрдә) фитин кислотасы бар. Монысы организмга ризыктагы кайбер микроэлементларны, аеруча кеше өчен бик тә кирәкле тимерне үзләштерүгә комачаулый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуңа күрә, табиб киңәш иткәнчә, чикләвекне башта берничә сәгать буе суда тотканнан соң гына, киптереп, ашарга кирәк.

Ватаным Татарстан

 http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tabiblar-arakhisny-i-khtr-chiklvek-buluy-turynda-kist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X