erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Янгынга каршы махсус режим

Хөрмәтле Арча районы халкы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2022 елның 7 декабереннән «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 1298 номерлы карар кабул ителде. Аның нигезендә 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә. Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрү объектлары, шулай ук пиротехник эшләнмәләрне сату һәм куллану урыннары аерым контрольдә тотыла.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела(бенгаль утларыннан тыш). Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга рөхсәт ителә:

1) сертификацияләнгән пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә (бүлекләрдә) сатып алырга рөхсәт ителә.

2) пиротехника кулланганчы инструкция белән игътибар белән танышырга кирәк.

3) пиротехниканы район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары белән билгеләнгән махсус мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителә.

4) пиротехник эшләнмәләрне тамашачыдан, капма-каршы яктан кулланырга кирәк.

5) пиротехник эшләнмәне кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.

Тыела:

-  салютларны  кулда килеш яндыру (хлопушкалар, бенгаль утларыннан тыш).

- бүлмәләрдә, биналарда һәм корылмаларда, түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану,

- әгәр фейерверк эшләмәсә 5 минут дәвамында аның янына килеп иелеп карау,

-әгәр һава торышы шартлары аларны кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәсә,

- эшләнмәләрдә китек урыннары булса һәм яраклылык срогы чыккан булса куллану.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә куллану.

Шулай ук күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга законда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник эшләнмәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела. Шулай ук яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычлыгы күрсәткечләре һәм алар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелгән техник документлары булмаган очракта, аларны сату тыелуын аерым исегезгә төшерәбез.

Ел саен гражданнар тарафыннан Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында янгыннар чыга. Шулай 2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында пиротехника эшләнмәләрен кулланганда 13 кеше зыян күрде, аларның дүртесе - балигъ булмаган бала. Күбесе термик пешүләр һәм тән яралары алды. Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарның төп саны торак секторда булды. Мисал итеп, 2021 елның яңа ел төнендә Казан шәһәрендә булган янгынны китерергә мөмкин. Күп фатирлы торак йортның алтынчы катында урнашкан 68 яшьлек гражданка фатирының тәрәзәсенә пиротехник эшләнмә очып керә, нәтиҗәдә, бүлмә төтенгә күмелә һәм диван яна башлый. Күршеләр хатын-кызны фатирдан чыгаралар, ә үзләре янгынны сүндерә башлыйлар. Могҗиза белән хатын исән кала.

Районның барлык гражданнарын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җитди карауларын һәм балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрүләрен сорыйбыз.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Гражданнар тарафыннан гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларны РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартачаклар:

 

-гражданнарга-20000 сумга кадәр

- вазыйфаи затларга-60 000 сумга кадәр

- шәхси эшмәкәрләргә 80 000 сумга кадәр

- юридик затларга-800 000 сумга кадәр.

Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге  дәүләт инспекторы Хайруллин И.Н.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X