Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ис сизмәү 6 айдан да озагракка китсә, табибка күренегез

    Коронавирус вакытында ис сизүне ничек кайтарырга? Лор-фониатр Алсу Галләмова оториноларингологиягә кагылышлы сорауларыбызга җавап бирә. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)

    – Коронавирус белән авырган кешеләрнең кайберләрендә ис сизү югала, аны тизрәк кайтарып булмыймы һәм булса, ничек?
    – Ис сизү кешегә, тулысынча яки өлешчә, авырганнан соң ике-дүрт атна эчендә кайта. Кайберәүләрдә ул өч айга кадәр дә сузылырга мөмкин. Аның өчен аерым дәваланырга кирәкми, ул акрынлап үзе кайта. Ис сизми башлаган чорда борынны диңгез суы белән чайкатырга һәм махсус күнегүләр ясарга була. Моның өчен көненә ике-сигез тапкыр көчле исләр яки эфир маен иснәргә кирәк. Бу ис сизү рецепторларын стимуллаштыра. Ис сизмәү 6 айдан да озагракка китсә, табибка күренегез. Без гадәттә эндоскопия яки МРТ ясыйбыз.      

    – Хәзер ингалятор еш кулланыла. Аны бөтен кеше дә файдалана аламы, әллә билгеле бер кагыйдәләре бармы?
    – Гади генә суык тиеп авыртканда яки тамак авыртканда ингалятор кулланмагыз. Бронхиаль астма, обструктив бронхит, пневмония, ларинготрахеит кебек сулыш органнары авырулары булганда киңәш ителә ул. Ингалятор балаларга да, олыларга да куллану өчен бик уңайлы прибор. Аңа фәкать тәкъдим ителгән дару препаратларын гына салырга кирәк. Ниндидер үлән катнашмаларын, эфир майларын, минераль яки кайнаган су сала күрмәгез.
    Шулай ук пешкән бәрәңге парын суларга да кирәкми. Аның белән борын эчен яндыру куркынычы бар. Салкын тиеп борын тыгылганда, пешкән йомырка куярга кирәк дигән киңәшләр турында да онытыгыз. Сатуда кан тамырларын кыса торган препаратлар күптөрле, аларны кулланырга була.
    Тамакны сода һәм тоз эремәсе белән чайкатуга килгәндә, аларның концентрациясен төгәл генә белә алмыйсыз һәм зыян да китерергә мөмкинсез.
    Сезонлы авырулар чорында кулларны гел юып, бүлмәне җилләтеп, дымландырып торыгыз. Бүлмә температурасы – 19-22 градус, дымлылык 50-70 процент булса әйбәт. Кеше күп булган урында йөрмәгез. Борынны диңгез суы белән чайкатыгыз. Су, морс эчегез. Шулай ук Д витаминын кулланырга киңәш итәм.  

    – Ни өчен еш салкын тиеп авыручыларга диңгез суына барырга киңәш ителә?
    – Диңгез ул бронх, үпкә авырулары булганнар өчен профилактика һәм тернәкләнү чарасы. Үзенә күрә бер климат белән дәвалану булып тора. Аллергия риниты һәм бронхиаль астмасы булганнарга диңгез генә түгел, тау һавасы да файдалы. Шул ук вакытта артык дымлы һава да ярамый. Кемгәдер ул килешә, кемгәдер – юк.  

    Реклама

    Реклама

    – Колакны мамык таякчыклар белән чистартырга ярамый дип әйтәләр.  Ә нәрсә кулланырга?
    – Без чынлап та мамык таякчыкларны бик кулланмаска киңәш итәбез. Душтан соң колак эчен сөлге белән сөртеп алу да җитә. Фен белән җылы һава өрдереп алсагыз да була. Колак сагызы чыккан булса, мамык таякчык белән җиңелчә генә алырга мөмкин. Фитошәмнәрне (ушные свечки) куллану да катгый тыела. Аның да колак пәрдәсенә зыян китерүе бар.   

    – Колакчыннар киеп йөрүнең дә зыяны юк түгелдер?
    – Наушникның үзенең бернинди дә зыяны юк. Ә менә гел көчле тавыш белән тыңлау сәбәпле ишетү сәләте начараерга мөмкин. Аның тавышын 60-70 проценттан да арттырырга кирәкми. Колакка кертеп куя торган “бөкесе” (амбушюр) кечкенә булган саен, аның колак пәрдәсенә басымы да күбрәк. Шуңа да колакка элеп куя торган зур наушниклар куллану хәерле. Кеше күп җыелган, тавыш булган җирләрдә, урамда наушник кулланмаска тырышыгыз, чөнки андый вакытта наушникның тавышын көчәйтеп куя торган гадәтебез бар. Наушникларның “бөкесе” колак сагызы җыелуга да сәбәпче булырга мөмкин. Аларны еш чистартып торырга да кирәк.     

     http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/ni-chen-kolakny-mamyk-tayakchyklar-beln-chistartyrga-yaramyy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: