erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кабактан тәмле аш пешерәбез

Аның өчен 600 гр кабак, 3 помидор, 1 татлы борыч, 1 суган, 1 тырнак сарымсак, петрушка, укроп, 100 гр сыр, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, борыч, 1,5 литр су яки итле шулпа кирәк.

Кабакны кабыгыннан һәм төшләреннән чистартып, шакмаклап турыйбыз. Болгар борычын шулай ук зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Суганны һәм яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз.

Сарымсакны угычтан уабыз. Помидорларны ике минут кайнар суда тотып алабыз. Аннары бер минутка салкын суга салып, кабыгыннан чистартабыз да ваклап турыйбыз. Үсемлек маенда суганны һәм болгар борычын кыздырабыз. Биш-җиде минуттан алар янына кабакны салабыз да ике минут тотабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан барысын бергә кайнап торган шулпага бушатып, кабак йомшарганчы пешерәбез. Помидор, сарымсак, тоз, тәмләткечләр салып тагын биш минут кайнатабыз. Иң ахырдан сыр сибәбез. Сыр эреп беткәч, уттан алабыз һәм бераз суытып, блендерда изәбез. 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kabaktan-tmle-ash-pesher-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X