erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кайсы яшелчәне бер-берсенә якын утыртырга ярый?

«Яхшы күрше – ярты бәхет», - диләр. Бу кешеләргә карата гына түгел, үсемлекләр өчен дә дөрес әйтем. Күршене дөрес сайлаганда, уңышны арттырырга була, корткычлардан һәм авырулардан сакларга мөмкин.

Кәбестә, күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый. Укроп аны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа.

 Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.

Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.

Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә. Бәрхет чәчәк, настурция – бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар.

Суган кишер белән дус. Алар бер-берсен корткычлардан яхшы саклый.  

Чыганак: https://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/iaselcalarne-kaisyn-kaida-utyrtyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X