erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Камыр эчендәге тавык ите

Әлеге кабымлык бик тәмле килеп чыга! Сез дә эзерләп карагыз әле.

Тавыкның түш ите - 500 г,
лимон - 1 данә.

Камыр өчен:
йомырка - 4 данә,
шулпа - 2 аш кашыгы,
он - 1 стакан,
тоз,борыч,
кыздыру өчен сыек май - 400 г.

Тавык итенең ике ягын да төеп, озынча тасмалар кисәбез, тоз, борыч сибәбез, лимон согы сыгабыз.
Савытка йомырка сытып туглыйбыз, шулпа, тоз, әз - әзләп кенә он кушып, коймак камырыныкы кебек камыр ясыйбыз.
Калын табада май кыздырабыз,тавык кисәген башта онда әвәләп, аннан камырга манып, кызган майга салабыз.Ике ягын да әйләндереп пешерәбез һәм артык мае сеңсен өчен кәгазь тастымалга куябыз.
Табынга кайнар килеш тә, салкын кабымлык итеп тә бирергә була.
 

Автор: Розалия Кильметова

Чыганак: Татар ашлары

 http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/kamyr-echendge-tavyk-ite

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X