erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кара эчле кешедән ничек сакланырга?

Кайсыбер кеше белән аралашканнан соң, үзеңне суы сыгылган лимон кебек хис итәсең. Югыйсә ачуланышмадыгыз да, бер-берегезгә начар сүзләр дә әйтмәдегез, әмма күңелдә әллә ниткән юшкын утырып калгандай була. Һәм, иң мөһиме, ниндидер бер хәлсезлек барлыкка килә. Димәк, әле генә аралашкан кешегезнең энергетикасы начар, ул сезнең көчегезне суырган.

Тискәре энергетикалы кешеләр башкаларның кәефен махсус рәвештә кырмый, билгеле. Һәрхәлдә, һәрвакыт түгел... Начар энергетика белән яшәү аларның үзләренә дә рәхәт түгел. Чөнки негатив уйларның яхшы тормыштан барлыкка килмәве – факт. Тирәнрәк «казысаң», андыйларның күңел төпкелендә әллә нинди проблемаларга юлыгасың. Монда – бәхетсез балачак та, әти-әниләр белән аңлашмау, хыялларның чынга ашмавы, җимерелгән өметләр, тапталган хисләр... Әмма бу проблемаларны ачыклау сезнең бурыч түгел. Сезнең бурыч –  кара эчле кешенең негатив энергетикасыннан саклану. 

 

Эмоцияләрне экономияләү 

 

Ул беренче карашка гына хисләрнең ресурсы чиксез кебек. Чынлыкта исә, кара энергетикалы кеше сезне губка урынына сыкканнан соң, газиз балагыз белән сөйләшерлек тә хәлегез калмаска мөмкин. Ирегезнең эштәге проблемалары турында авыз ачып бер сүз әйтүе сезне чыгырдан чыгарачак: «Җитте! Тукта! Син дә генә булды проблемалар!» – дип кычкырыуыгызны үзегез дә сизми калырга мөмкинсез. 

Руха көчегезне чынлап та үзегез өчен иң кадерле кешеләрегезгә дип саклагыз. «Авыр» кешеләр белән аралашканнан соң хисләрегез саекмасын дисәгез, берничә күнегүне үзегезгә гадәт итеп алыгыз. 

Әйтик, кухняда чәй эчеп утырганда кайнанагыз нәрсәдәндер зарлана башлады, ди. Ул үзенекен сөйли торсын, ә сез, торыгыз да, берәр эш белән мәшгуль булыгыз. Савыт-сабаларны юарга була, шкафларны сөртергә, бәрәңге әрчи башларга... Әлеге күнегүнең принцибы – төп игътибарны әңгәмәдәшнең зарлануына түгел, ә башка эшкә юнәлтү. 

 

Киртәләр кую 

 

Әңгәмәдәшнең негатив эмоцияләреннән саклануның күп төрле психологик алымнары бар. Әйтик, күңелдән генә ике арага күренмәс стена корырга була, үзегезне «пыяла банка» белән «каплап куя» аласыз. «Театр» техникасын кулланып карарга була. Күңелегездән генә бу әңгәмәне ике актерның роль уйнавы дип кузаллагыз. 

Әгәр дә әңгәмәдәш сезне ачыктан-ачык ачулана, кимсетә, хурлый икән, аның сүзләрен үз тарафыгызга атылган ук дип күзаллап, кулыгыздагы «калын, нык калкан» белән сакланыгыз. «Уклар» «калкан» аша үтәргә тиеш түгел. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Бәхәсләшмәгез 

 

Бәхәстә хакыйкать туа, дигән кеше, мөгаен, начар энергетикалы кара эчле кеше белән бәхәскә кермәгәндер ул. Конфликт, әрләшү, бәхәсләшү – мондыйлар өчен башкалар хисабына энергия тулыландыру чарасы бит ул. Ун минут әрләшкәннән соң, аларның, әйтерсең, иңнәренә канатлар үсеп чыга, битләре алсулана, күзләре балкый. Син, башың тонып, ятып каласың, ә ул, канатланып, эшкә тотына. 

Саклану чарасы бер генә – мондый кеше белән берничек тә бәхәскә кермәү. Андыйлар хакыйкатьне табар өчен бәхәс башламый, ә үзләренең эчке киеренкелегеннән котылу өчен бәхәсләшә. Теләсә кайсы бәхәстә иң көчле аргумент китергән кеше түгел, ә иң нык кычкырган кеше җиңүче санала алар өчен. Алар, юри, тавышларын күтәрә, куллары белән ярсулы хәрәкәтләр ясый. Җавап итеп, сез дә ярсыйсыз, үзегезнекен исбатламакчы буласыз. Тегеләргә исә шул гына кирәк тә. Кеше ярсыган вакытта аның энергетик кырында ертык урыннар барлыкка килә, шул ертык урыннан энергия читкә агып чыга. 

 

Анализлагыз 

 

Логикагызны һәм анализлау сәләтегезне эшкә җиксәгез, эмоцияләрегез белән идарә итү күпкә җиңелрәк булачак. Әңгәмәдәшегезне бар яктан анализларга тырышыгыз, аның әйткән сүзләренә сездә нинди хисләр кабына. Әйләнә-тирәгездән кемнәрне «агулы» кешеләр рәтенә кертәсез. Алар белән аралашуны чикләп буламы. Алар белән аралашу кайчан аеруча кыен. Мондый хәлне булдырмый калырга мөмкинме. Әлеге сорауларга җавап биреп, үзегез өчен көтелмәгән нәтиҗәләр ясарга мөмкинсез. Мәсәлән, шеф белән сөйләшү сезнең өчен бүлмәдә башкалар барында җиңелрәк икән, мөһим мәсьәләләрне башка хезмәткәрләр белән җыелышкан вакытта чишәргә тырышыгыз. Урамда сезгә аһ-зарларын түгеп, берәр сәгать вакытыгызны урларга көтеп торучы күрше хатынын күрсәгез, юри, үтә дә ашыккан кыяфәт чыгарып, исәнләшеп кенә үтеп китегез, адымыгызны аз гына акрынайтсагыз да, аның кармагына кабачаксыз. Телефоннан шалтыратып, озаклап үзләренең негативларын түгүчеләр белән дә шулай итәргә кирәк: телефонын алыгыз да, ул икәнен белүгә, тавышыгызга ашыгычлык чыгарып: озаклап сөйләшә алмыйм, чыгып китәсем бар, нәрсә иде, тиз генә әйт... диегез. Ул зарлана башлаганчы бу сүзләрне әйтеп өлгерү мөһим. 

Бөтен кешенең негатив хисләрен үзегезгә сеңдерергә, сез бит идән чүпрәге түгел – менә шуны исегездән чыгармагыз. 

http://www.syuyumbike.ru/news/belms-bel/kara-echle-keshedn-nichek-saklanyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X