erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләр өчен бик файдалы киңәшләр

– Ипи искермәсен өчен ул салынган савыт читенә чи бәрәңге, алма куегыз, йә булмаса, чеметеп кенә тоз сибегез.

– Балык яки ит кыздырганнан соң бөтен өйгә таралган авыр истән серкә (уксус) коткарачак. Моның өчен табага ике аш кашыгы серкә салып, шуны парга әйләнеп беткәнче кайнатырга кирәк.

– Духовкага ябышкан май һәм көйгән тапларны бетерү өчен, кичтән аның ян-якларына нашатырь спирты тидереп чыгыгыз. Иртән аны чиста чүпрәк белән сөртеп кенә аласы булачак.

– Иске термостан килгән авыр исне бетерим дисәң, эченә ике аш кашыгы дөге сибеп, өстенә бер стакан су салып куегыз. Берничә сәгатьтән соң дөгене ташлап, термосны яхшылап юыгыз. Термоста бер генә ят ис тә калмас.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сыр уар алдыннан угычны үсемлек мае белән майласагыз, ул калдырган ак таплардан җиңелрәк котылырсыз.

– Калай табадагы (противень) көйгән урыннарны чистарту өчен 1 аш кашыгы аш серкәсе белән 1 аш кашыгы водород перекисе кушылган катнашма әзерләргә кирәк. Аны таба өслегенә сөртеп, 10 минут тотасы. Соңрак агып торган суда яхшылап юып, чиста сөлге белән корытыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X