erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кояштан аллергия була күрмәсен

Кеше озак вакыт кояш астында булса, тән кояштан пешәргә мөмкин. Һәм ул тигез рәвештә кызара. Ә фотодерматит кояшта аз гына вакыт булганда да килеп чыгарга мөмкин

Мин сайттан яңалыкларны укырга яратам. Бер яңалык мине бик кызыксындырды, – дип мөрәҗәгать итте безгә газета укучыбыз Әлфия Сәгыйтова.
– Әлеге яңалыкта күзләре, бите кызарып шешенгән бер ир кешенең фотосы куелган. Аңа кояштан аллергия булган. Минем дә шундый хәлдә калганым бар. Ул вакытта умарта корты чакканга шулай шешенгәнмендер, дип уйладым. Аллергиядән дару эчтем. Ә бит умарта корты чакканны шунда ук сизеп аласың. Ә мин берни дә сизмәдем. Сайттан бу хәбәрне укыгач, минем белән дә кояшка аллергия булган, дигән фикергә килдем. Бу тема буенча табиб киңәшен бирсәгез яхшы булыр иде”.

Без Арча үзәк хастаханәсенең участок табибы, эндокринолог Индира Урманова белән сөйләштек. Әлеге язма РФнең “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында әзерләнде.
– Индира Зөфәровна, кояшка аллергия турында аңлатып үтсәгез иде. Нәрсә ул фотодерматит?
– Кояш нурларының кеше тәненә авыртулар барлыкка китереп тәэсир итүе ул фотодерматит дип атала.  Гади генә әйткәндә, кояш астында кеше тәненең ачык урыннарында – битендә, муены, кулларында һ.б. кызару, кычыту, сусыл куыклар, хәтта шешенү барлыкка килергә мөмкин. Кояш үзеннән-үзе реакция китереп чыгармый. Проблема шунда – ультрафиолет ниндидер матдәләр белән очраша һәм тәндә үзгәрешләр барлыкка китерә. 
– Ә ул ниндидер матдәләр нәрсәләр алар?
– Бигрәк тә цитрус, бергамот эфир майлары белән эшләнгән косметика, парфюм, кайбер кояштан саклаучы кремнар, дарулар (антибиотиклар, салкын тигәнгә каршы нестероид препаратлар, бәвел куучы, ретиноидлар), үлән сыекчалары (балтырган, лайм, сельдерей) кояштан аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
– Фотодерматит эчке факторларга – кеше организмына, сәламәтлегенә бәйлеме?
– Әйе. Кешенең матдәләр алмашынуы бозылса, аутоиммун авыруларда (мәсәлән, кызыл волчанка), токсиннар бүлеп чыгаручы органнар бавыр, бөерләр белән проблема булганда, гормоннар белән бәйле үзгәрешләр вакытында (авырлы вакытта, контрацептивлар кабул иткәндә) кояшка аллергия булуы ихтимал. Кайвакыт организмның үзенчәлегенә дә бәйле булуы бар. Язын кояшка ияләнмәгән тәндә үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.
– Кояшка аллергия ничек барлыкка килә?
–  Билгеләрнең кинәт кенә барлыкка килмәве дә бар. Тәндә үзгәрешләр берничә сәгатьтән яки икенче көнне үзен сиздерүе ихтимал. Кызару һәм кычытудан тыш, шешенү күзәтелә, сусыл куыклар чыга. Ә төзәлгәч, пигментация (каракучкылт һәм ачык төстәге таплар) барлыкка килә. Кайвакыт юка тукыма белән капланган тәндә дә һәм күләгәдә дә тәндә үзгәрешләр күзәтелә. 
– Фотодерматитны гадәти кояшта пешүдән ничек аерып була?
– Кеше озак вакыт кояш астында булса, тән кояштан пешәргә мөмкин. Һәм ул тигез рәвештә кызара. Ә фотодерматит кояшта аз гына вакыт булганда да килеп чыгарга мөмкин. Тән кычыта, сусыл куык, кабырчыклар чыга һ.б. үзгәрешләр күзәтелә.
– Ә ничек сакланырга?
– Әгәр дә тәндә кояштан үзгәрешләр барлыкка килсә, табибка – дерматолог яки аллергологка барырга кирәк. Белгеч сәбәпләрне ачыкларга, дәва билгеләргә һәм алга таба аллергия булдырмаска ярдәм итәчәк. Гадәттә  эссе көннәрдә кояш астында озак булмаска, ябык киемнәр кияргә, кояштан саклану чаралары (югары SPF белән) кулланырга кирәк. Кояшта иртәнге сәгать 10га кадәр һәм 16 сәгатьтән соң кызынырга киңәш ителә. Башка кияргә. Су коенганнан соң тәнне сөртергә. Һәркемгә җәйне матур итеп үткәрергә язсын!
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев