erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Колорадо коңгызына каршы ничек көрәшергә?

Айгөл Габдрахманова, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең җитештерү бүлеге җитәкчесе җавап бирә (»Ватаным Татарстан»)

— Хәзер колорадо коңгызлары йомырка сала башлый. Бу вакытта биологик ысул белән генә көрәшә алабыз. Ни өчен дигәндә, химик препаратлар йомырка салу фазасында нәтиҗә бирми. Әйтик, подизус дигән файдалы бөҗәк бар. Ул колорадо коңгызының йомыркасы белән туклана. Әлбәттә, аны бөтен кешенең дә сатып алу мөмкинлеге юк. Идел буе федераль округында лаборатор шартларда без генә үрчетәбез. Подизусны Казанга килеп сатып алырга мөмкин, шулай ук район бүлегенә дә җибәрә алабыз. Бер квадрат метрга 2–3 экземпляр кирәк. Бер данәсе — 5 сум. Бөҗәкне ел саен сатып алырга туры киләчәк.

Кортлар барлыкка килгәч, химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртеп була. Биологик төренең составында бактерияләр, гөмбәчек булырга мөмкин. Препарат исемнәрен әйтә алмыйм, бу — реклама. Химик төрен сайласагыз, куркынычсызлык классына игътибар итегез. Әйтик, 3–4 нче класслы булса яхшырак. Беренчедән, препаратның Россиядә рөхсәт ителгән пестицид һәм агрохимикатлар исемлегенә керүе мөһим. Анда 3–4 ел тикшерелгән дарулар кертелә. Икенчедән, нормасын саклау. Бүген иң зур проблема булып әлеге корткычларның препаратка тиз ияләнүе тора. Ияләшкәч, тәэсир итми башлый. Еш кына халык: «Моннан ун ел элек файдасы бар иде, хәзер юк», — дип зарлана. Ияләшкәнгә шулай. Шуңа күрә норманы саклагыз. Әгәр 200 миллилитр кушарга дип язылган икән, микъдарын шуннан арттырмагыз. Тизрәк үлсен дип, күбрәк сибү файда бирми. Киресенчә, алдагы елда тагын да күбрәк күләмдә сибәргә кирәк булачак. Нәтиҗәнең яртысы шуңа бәйле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев