erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көненә 7 минут җәяү йөрү организмда гаҗәеп үзгәрешләргә китерүен ачыклаганнар

Испан табиблары әйтүенчә, көндәлек 25 минутлык җәяү йөрү күп авырулардан үлеп китү куркынычын икеләтә киметә.

Сәгать ярым физик хәрәкәт? Көн дә ун мең адым? Чынлыкта зур булмаган физик активлык та организмда могҗизалар ясарга мөмкин.

Моның шулай икәнен Испаниядәге Бискай провинциясенең Беренче ярдәм хезмәте тикшеренү үзәге белгечләре исбатлады. Алар 15 ел дәвамында 3357 кешене күзәткән. Болар барысы да – Испаниянең 11 шәһәреннән  гади поликлиникаларда дәваланып, артрит, артроз, диабет, гипертония кебек авырулардан интеккән пациентлар. Күбесе – пассив яшәү рәвеше алып баручы таза кешеләр. Физкультура белән шөгыльләнмәсәләр дә, аларга активрак булырга, күбрәк йөрергә киңәш итәләр. Кемдер табиблар сүзен тыңлый, кемдер – юк.

Элеккеге авырулар бетәме, яңалары барлыкка киләме? Табиблар тәҗрибәдә катнашучыларның сәламәтлеген 15 ел буе җентекләп күзәтә. Нәтиҗә бик гади: хәтта физик активлыкның минималь булуы да сәламәтлек өчен бик мөһим.

Минималь нәрсә ул? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы атнага 150 минут йөрергә, фитнес белән шөгыльләнергә, бадминтон уйнарга киңәш итә. Физик активлыкның теләсә нинди башка төрләре дә ярый. Ягъни  физкультурага көненә уртача 25 минут вакыт бирергә кирәк.

Испан табиблары бу норманың дөреслеген раслый. Аны үтәүчеләр арасында үлем очраклары шул ук яшьтәге, сәламәтлеге шул ук чама булган, әмма пассив кешеләр белән чагыштырганда 50 процентка түбәнрәк икән. Димәк, көненә 25 минут җәяү йөрү күп кенә авырулардан үлеп китү куркынычын икеләтә киметә булып чыга! Аерым чирләр буенча статистика да алып барыла. Әлеге кагыйдә барлык авырулар өчен дә диярлек эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш пациентлар арасында 40 ел буена бернинди физкультура белән дә шөгыльләнмәгән, ә аннары әкрен генә хәрәкәтләнә башлаган кешеләр дә бар. Физик активлыкның уңай нәтиҗәсе аларда да уңай чагылыш таба! Димәк, тормышны үзгәртергә беркайчан да соң түгел.

Һәм тагын бер сокланырлык нәтиҗә. Атнага 50 минут актив хәрәкәт итү дә күпчелек авырулардан үлү куркынычын киметә. Ягъни көнгә нибары 7 минут! Урамда кызу адым белән яки лифт урынына баскычтан җәяү менү, автобустан бер тукталышка иртәрәк төшү – болар барысы да файдага гына.

Табиблар дарулардан тыш пациентларга физик күнегүләр язарга тиеш, – ди тикшерү белән җитәкчелек иткән Гонсало Грандес.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

Чыганак https://vatantat.ru/2022/11/97005/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X