erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кортны үзебез ясыйбыз

Кибеттән 2 литр ряженка, 3 литр кефир, 0,5 литрлы 4 катык, 4 процентлы 350 граммлы куе 4 катык алдым.

Барысын бергә кушып, әкрен генә сигез сәгать кайнаттым. 8 йомырка салып, миксер белән әйбәтләп тугладым. Тиз оесын өчен әз генә аш серкәсе тамыздым. Оегач, сары суын саркыттым. 5 сәгатьләп кайнагач, 2 стакан шикәр комы, 1 пачка май салдым. Моннан 3 килограммга якын корт чыкты.

Тәския Вәгыйзова, Минзәлә

 

Икенче рецепт

КОРТ ясау рецепты 1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы кирәк. Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

КОРТ ясау рецепты

1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы кирәк.

Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт кызара башлагач, шикәр комы өстибез. Шикәр комын һәр кеше үзе теләгәнчә өсти. Корт куе каймак рәвешенә кергәч, табага бушатып, мичкә тыгабыз. Максатыбыз - кортны бераз кипшертү. Корт әзер, инде гөбәдиягә керешсәк тә була.

Резеда ханым рецепты белән әзерләнгән гөбәдия бик тәмле булырга охшаган. Ресторанга килгән кунакларга да шушы рецепт белән пешкән гөбәдияне чыгаралар икән. Ярты литр сөтне җылытып, 50 г шикәр комы, 10 г чүпрә, тәменчә тоз, 2 йомырка, 200 г эреткән маргарин яки акмай салабыз. Он белән изгәч, 100 г үсемлек мае салып, камырны яхшылап басып бетерәбез. Камырның кабарганын көтәргә кирәк түгел. Шушы камырдан өч таба гөбәдия чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X