erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Косметолог киңәшләре: сөлге белән бит сөртмәгез, вазелин, сабын кулланмагыз, баллы ярамый

Табиб-дерматолог Гөлйөзем Кәлимуллина сүзләренчә, соңгы вакытта косметологларга ир-атлар күп йөри икән. Аларның да матур буласы килә, ди ул. Гөлйөзем Кәлимуллина белән салкын вакытта бит тиресен ничек итеп дөрес тәрбияләү турында, хатын-кызлар көндәлек куллана торган чараларда очрый торган зарарлы матдәләр турында сөйләштек (Интертат, Фирүзә Гыйниятова)

Мәгълүм булганча, бит тиресе берничә типка аерыла. Гади кеше үзенең бит тиресенең нинди типка керүен ничек аңлый ала?

90% кешенең бит тиресе күбесенчә комби (катнаш) типка керә. Гомумән, тире: коры, майлы, нормаль, комби типларга бүленә. Әгәр көн дәвамында бит тиресе тулысынча кипшерә икән, димәк коры типка кертәбез, майланса – майлы типка. Маңгай, борын, ияк тирәсе майлы, яңак коры булса – комби тип билгеләнә. Нормаль тире көн дәвамында коры да, майлы да түгел, бетчәләр, кара нокталар булмый, тире тишемнәре күренми диярлек.

Һәр тире тибын карап тору ысуллары аерым. Шуларны әйтеп узыгыз әле.

Дөресен әйткәндә, һәр типка йомшак чистарту һәм дымландыру кирәк. Бу – бер үк косметика да булырга мөмкин. Майлы тирене артык кислота, спиртлы пенкалар белән корыландыру дөрес түгел, мин сакчыл караш ягында. Соңыннан инде майлы тире өчен аерым сыворотка, тониклар кертергә була, аларда ретинол, кислота кебек активлар да булырга мөмкин (мәсәлән, салицил кислотасы) кыскача, косметика арасында баланс булырга тиеш. Коры тире өчен, киресенчә, гиалурон кислотасы, үлән экстрактлары, косметик майлар файдалы – аларны маска, сывороткалар аша алып була. Шулай ук өйдәге тире тәрбиясенә йомшак пилинглар кертергә тәкъдим итәр идем (мәсәлән, энзим пудрасы), майлы тире өчен атнага 2-3 тапкыр, коры тире өчен – 1-3 тапкыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биттә нинди «билгеләр»не күргәч, косметологка барырга кирәк?

Косметологка нәрсәнедер төзәтү өчен генә түгел, профилактика рәвешендә дә барырга тәкъдим итәр идем. Аерым алганда, пигмент, кара таплар, тире кипшерү, җыерчык һәм бетчәләр – тиз арада белгечкә мөрәҗәгать итәр өчен бер билге.

Әңгәмәнең дәвамы: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев