erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кулланучыларга ярдәмгә: Аяк киеме белән нишләргә?

“Гарантия срогы чыкканнан соң аяк киеме белән проблемалар килеп туса нишләргә?”

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Федерациясе Законының 19 маддәсе, 5 пунктына таянып эш итәргә кирәк. Килешү буенча каралган гарантия срогы ике елдан кимрәк булса һәм товарның кимчелекләре гарантия срогы чыкканнан соң барлыкка килсә, кулланучы сатучыга әлеге Законның 18нче маддәсе нигезендә таләп куя ала. Дөрес, моның өчен кулланучыга тапшырганчы ук товарның кимчелекләре булуын исбатларга кирәк булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Товардагы кимчелекләрнең кулланучы сатып алганчыга кадәр булганлыгын ничек исбатларга соң? Әлбәттә, бәйсез экспертиза ярдәмендә. Андый оешмалар бик күп, кулланучы үзе теләгәнен сайлап ала. Экспертиза өчен түлисез, килешү, чекны саклыйсыз. Эксперт товардагы кимчелекнең барлыкка килү сәбәбен билгеләргә һәм язмача нәтиҗә чыгарырга тиеш, әгәр ул кулланучы файдасына булса, сатучы экспертиза өчен түләүгә киткән чыгымнарны да кайтарып бирергә бурычлы. Әгәр сатучы сезнең таләпләрне канәгатьләндерергә теләмәсә, дәгъва яза аласыз. Аны төзүдә сезгә ярдәм итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X