Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кырмыска һөҗүменнән ничек котылырга?

    Күпсанлы кырмыска чирүенең түтәлләргә чәчелгән орлыкларны кимереп ашап китүе, яңа тишелеп чыккан яшь үсентеләргә һөҗүме сер түгел. 

    Кәүсәләр, ботаклар, сабаклар буйлап өскә таба үрмәләп, агач-куакларга корткыч гөбләләр ташып, җиләк-җимешләргә күпме зыян китерүен исәпләп чыгарган кеше бармы икән? Бакча өенә кереп тулып, төнлә ятагыңа үрмәләп менеп, муеныңнан яки беләгеңнән әчеттереп тешләргә тотынсалар, кухня өстәлеңә менеп, кайнатма, бал савытларына кереп тулсалар, нихәл итәргә дә белмисең. Өйдәге сабый балаларның да өнен ала ул явыз бөҗәкләр. 

    Шулай да, күңелне төшермик әле, бакчачы дусларым. Ул “дошман гаскәре”ннән тулысынча котылып, нәселен корытып булмаса да, җанисәбен киметүнең берничә төрле үтемле чарасы булуын белеп тору беребезгә дә зыян итмәс. 

    Кырмыскалар көчле, зәһәр, ачы исләрне өнәми. Кырмыска оясына сасыган яки тозлы балык башы, кабыгы әрчелгән, туралган сарымсак телемнәре, томат, бәрәңге, сельдерей, петрушка, әрем сабаклары илтеп салсагыз, бөҗәкләр ул урыннан тиз арада чыгып сызу җаен карар. 
    Кырмыска оясын актарып ташлап, кайнар су яки учак көле сибү дә үтемле чара. 10 л суга 2 шәр аш кашыгы сыек май, шампунь, уксус салып болгатып, ояларының үзәген чокырлап, шуның эченә әлеге составны агызып, шул урынны берничә көнгә пленка пакет белән томалап тору да нәтиҗәсез түгел.

    Кырмыска оясын актарып, аңа сүндерелмәгән коры известь оны яки тәмәке тузаны сибү корткычларның бер өлешен юк итә, калганнарын бу урыннан куркытып качыра. 
    Һәвәскәр бакчачылар нәрсә генә уйлап чыгармый. Бакча күршебез Наталья Петровна үз кишәрлегендәге кура җиләкләрен, балан куакларын кырмыска явыннан саклап калу өчен, алар чәчәккә бөреләнә башлагач, иске сарык тиресен тар кисәкләргә телгәләп, тасмаларның йонлы ягын тышкы якта калдырып, шуларны җирдән 15 см биеклектә куакларның аскы юненә шпагат белән бәйләп чыга. Тире тасмаларына чистартылмаган карболка кислотасы сылагач, зәһәр исне сөймәүче кырмыскаларның, уңышка зур зыян салучы гөбләләрнең эзе дә калмый, дип ышандыра әбекәй. 

    Кырмыска оясы тирәсен каймалап әйләндереп казып чыккач, аның өстенә күкертле углерод сибеп, бөҗәкләрне ут төртеп яндыручыларны да беләм. Корткычлар оясына керосинга манылган чүпрәк тыгып куеп, чабышып өскә чыккан бөҗәкләрнең өсләренә кайнар су сибү дә аларны һәлак итә. 

    Кырмыскалар өй эченә ияләшсә, аларны куркытып качыру өчен уылган сарымсак, суган суты кулланучылар бар, плинтус тирәли тоз сибеп чыгу да ярдәмгә килә, диләр. 3 аш кашыгы кайнар суда 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1/3 чәй кашыгы бор салып болгатып, эремәгә 1 чәй кашыы бал кушып, бөҗәкләрне алдавыч составка җәлеп итәргә, шул рәвешле җыеп юкка чыгарырга да була икән. 

    Күршебез Галина үз дачасында кырмыскалар санын киметүнең үзенчәлекле юлын уйлап тапкан. Ул кырмыска оясына юлыгуга, шул урыннан 2-3 метрга якын арага нечкә генә җеп кебек итеп, баллы сыеклык агыза, шул рәвешчә, кырмыскаларны оясыннан алдап чыгара. Баллы сукмакның тәмамланган өлешенә пленка пакет җәеп, шуңа күп итеп алдавыч татлы җим агызып куя. Татлы капкынга үзләре теләп чабышып кергән корткычлар гаскәре бер урынга күпләп җыелгач, сыйланучыларны чиләккә себереп тутырып юк итә.

    Реклама

    Беркөнне интернетта эзләнеп утырганда, 1906 елда “Прогрессивное садоводство и огородничество” журналында басылып чыккан кызыклы язмага тап булдым. Анда мондый файдалы киңәшкә юлыктым. “Кырмыскалардан котылу өчен, туфракка корым һәм көл, шыр тозлы эремә сибегез. Томат сабаклары кайнаган суны да кырмыскалар өнәми, аның концентрациясе ничаклы куерак булса,эшегез шулкадәр нәтиҗәлерәк килеп чыгар. Алмагач, чияләргә, сливаларга кырмыскалар гөблә ташып, уңышка зыян салмасын дисәгез, агач-куакларның кәүсәсе тирәли, билбау ясап, яшел томат ботакчыклары бәйләп куегыз. Җәй буена бер кырмыска да бу җимеш агачларына үрмәләмәс”, - дип язылган иде. 

    Помидорның вак ботакчыкларын даими сындырып торабыз бит. Димәк, кирәкле чимал кул астында гына, акча туздырып, сатып аласы да юк. Шәхсән үзем, теплицага оялаган кырмыска явыннан ”Муравьед” препараты сибеп котылган идем. 0,5 литр суга ярты кашык бор кислотасы, 1 аш кашыгы шикәр комы салып болгатып, шул эремәне сай савытларга салып куеп, бөҗәкләрне алдавыч сыеклыкка җыеп юк итеп була. Үсентеләремә хәл кертү өчен, табигый сыек ашлама әзерләп сибәргә ниятләп, 5 литрлы пластик чиләктәге җылы суга 1 кап чи чүперә, ярты стакан шикәр комы салып болгатып, теплицага әчетергә куеп калдырган идем. Берничә сәгатьтән кереп карасам, чүпрә эремәсе эченә кырмыскалар кереп тулган. Миңа савытны төнгә каршы яхшылап каплап калдырасы гына калды. Иртәнгә алар әллә исерешеп, әллә тончыгып үлеп беткән иде.
    Бакча йортының аш бүлмәсе өстәленә кырмыскалар үрмәләп менмәсен өчен, өстәл аякларын, клеенка астын, савыт-саба кырыйларын чистартылмаган сыек май белән сылап куючылар бар икән.

    Кайнатма, бал, конфет, шикәр комын шул рәвешчә саклап була дип ышандыралар. Кырмыскаларны юк итү өчен алдавыч җим ясауның тагын бер рецепты бар: 40% шикәр комы, 10% бал, 5% бор кислотасы, 45% судан торган эремәне вак-төяк пластик шешәләргә бүлеп тутырып, савытларны беркадәр авыш итеп, кырмыскалар йөри торган сукмакларга урнаштыралар. Бер савыттагы сыеклык якынча 3-4 квадрат метр мәйдандагы бөҗәкләрне җыеп юк итәргә булыша икән. 

    Корткычларга каршы көрәшнең заманча ысулы да бар. Махсус приставканы розеткага тыгып куйсаң, вибрация дулкыннары тәэсиренә түзмичә, өйдән генә түгел, хәтта әйләнә-тирәсендәге 120 квадрат метрлы мәйданнан кырмыскалар, тараканнар, тычкан-күселәр чыгып кача. 

    Хәмидә Гарипова,
    Казан.

    http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kyrmyska-mennn-nichek-kotylyrga

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: