erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кырык яшьтән соң ничек яхшы формада калырга?

Галимнәр кырык яшьтә май катламы белән ничек көрәшергә икәнен аңлатты

40 яшькә җиткәннән соң, яхшы формада калырга теләүчеләргә ашауда билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Алар турында Сан-Диегодагы Калифорния университеты диетологлары сөйләде. Бу туры РИА Новости хәбәр итә.

Табиблар сүзләренчә, 40 яшьтән соң матдәләр алмашы акрыная бара, бу корсакта сәламәтлек өчен куркыныч май катламнары барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Корсак мае белән проблемалар булмасын өчен, табиблар атнага ике тапкыр зур булмаган порцияләр белән кызыл ит ашарга киңәш итә. Ул мускул массасын арттырырга, ә хатын-кыз организмында тимер кытлыгы булдырмаска мөмкинлек бирә.

Вегетарианнарга исә бөртекле, җиләк-җимеш һәм яшел яфраклы яшелчәләр — мәсәлән, шпинат, кәбестә һәм мангольд кулланырга кирәк. Шул ук вакытта белгечләр аларга зарарлы углеводлардан баш тартырга киңәш итте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

50 яшькә җиткәч, рационда кандагы шикәрне тотрыклы тотучы һәм кан тамырларын тыгылдырмый торган продуктлар булу кирәк. Бу ризыкларда холестерин һәм углеводлар аз булырга тиеш, ләкин клетчаткалар күп. Моннан тыш, чикләвекләр, зәйтүн мае, балык һәм майсыз сөт продуктлары күрсәтелгән, ди галимнәр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшеренүчеләр корсак маеның куркыныч булуын әйткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X