erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышка борщ ясау ЫСУЛЫ

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова рецепты

Кирәк булачак: 1 кило чөгендер, 3 кило кәбестә, 2 кило кызыл помидор, 1 кило кишер, 1 кило суган, бераз петрушка, 200 грамм көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Чөгендерне озынча итеп юка гына, суганны – ярым боҗралап, помидорны – зуррак өлешләргә, петрушканы ваклап турыйбыз.   Тирән эчле табага май салып, суганны бераз кыздырып алабыз. Кишер өстәп, тагын бераз кыздырабыз. Аннан калган барлык ингредиентларны салып, яшелчәнең үз суында берәр сәгать чамасы пешерәбез (чөгендерне кабып карагыз – пешкән булса, борщ әзер дигән сүз). Сүндерер алдыннан аш серкәсе өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Кыш көне борщ пешерү өчен тәмле катнашма әзер!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2021/08/60748/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X