erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыярда бәхет гормоны – серотонин бар

Кыярда бәхет гормоны – серотонин бар. Шуңа күрә бу яшелчәне кәеф төшкәндә, арыганда һәм депрессия вакытында ашарга киңәш ителә.

Диетологлар авырлыкны киметү, шешләрне бетерү һәм тиренең торышын яхшырту өчен яңа өзелгән кыяр ашарга киңәш итә.
Белгечләр сүзләренчә, кыяр организмны чистартырга һәм ашкайнату системасы эшен нормальләштерергә, целлюлиттан котылырга ярдәм итә.
Бу яшелчә 95 процент судан тора, калган биш проценты клетчатка тәшкил итә. Кыяр шулай ук май барлыкка килүгә комачаулый торган тартрон кислотасына да бай.
Кыярны чистартмыйча гына ашагыз. Аның кабыгында К, А, С һәм В төркеменә керүче витаминнар, шулай ук тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний минераллары бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kng-ber-kyyar-faydaly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X