Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кызыл карлыган белән кура җиләгеннән желе ясау ЫСУЛЫ

    Лилия Гыйниятуллина рецепты

    Кирәк була:  500 г кызыл карлыган, 500 г кура җиләге, 400 г шикәр комы.

    Кызыл карлыганны изеп, иләк яки марля аша согын сыгарга. Аңа шикәр комының яртысын салып кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Аннары кура җиләгенең өчтән ике өлешен шулай ук изеп, согын чыгарырга. Карлыган өстенә салып, кайнатып чыгарганнан соң, 2–3  минут утта тотарга. Аңа калган кура җиләген өстәп, тагын кайнатып чыгарырга, сүндергәч, калган шикәр комын салып болгатырга. Күбеген җыярга онытмагыз. Аннары кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябырга. Салкын урында сакларга.

    Реклама

    Чыганак https://vatantat.ru/2022/07/88154/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: