Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА: "Организмны витаминнарга баета торган төнәтмәне һәркем ясый ала"

    Тән тиресе бозыла, чәч коела, ниндидер ят ризык ашыйсы, көн дәвамында йоклыйсы килә… Күптән көтелгән язны еш кына әнә шундый сүлпән каршылау кәефне кыра. Барыбызга да яхшы таныш авитаминоз галәмәте бу! Бүгенге сәхифәдә авитаминоз турында аеруча еш ишетергә туры килгән уйдырмаларны барлап, белгечләрнең аңлатмаларын тупладык.

    1 нче уйдырма. Даими рәвештә йокы килү, арыганлык бетмәү, чәч коелу, тырнак сыну  организмга витаминнар җитмәү турында кисәтә. Дөрестән дә, авитаминозның төп билгеләре бу. Әмма бу билгеләр организмдагы башка хилафлыклар турында да кисәтә ала. Әйтик, кеше гемоглобины түбән булганда – анемия вакытында да үзендә шундый үзгәрешләр сизәргә мөмкин. Организмга В12 витамины, фолий кислотасы җитмәгәндә дә йокымсырау, арыганлык, чәч коелу кебек күренешләр борчый ала.

    2 нче уйдырма. Авитаминозны витаминнар ярдәмендә генә җиңеп була. Кеше дөрес тукланмаса, аңа витаминнар да ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә көндәлек рационда һәрчак яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар, чикләвек, балык кебек ризыклар булырга тиеш. Яз көне аларга аеруча басым ясарга кирәк. Иттән баш тартырга ярамый. Аны атнага, ким дигәндә, ике тапкыр ашарга кирәк. Дөрес тукланган кешедә авитаминоз бик сирәк күзәтелә.

    3 нче уйдырма. Авитаминоз яз һәм көз көннәрендә генә күзәтелә. Организм витаминнарга ел дәвамында кытлык кичерергә мөмкин. Хәтта яшелчә, җиләк-җимеш мул булган, Д витаминына бай кояш нурлары сирпегән җәй көнендә дә авитаминоздан интегүчеләр бар. Әмма язын организм «уянгандай» була: матдәләр алмашы тизләнә, нәтиҗәдә витаминнарга кытлык та бу чорда яхшырак сизелә башлый.

    4 нче уйдырма. Кыш буе кибетләрдә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең бер файдасы да юк. Озак саклансын өчен махсус ысуллар ярдәмендә эшкәртелсә дә, кибеттә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә дә витаминнар җитәрлек була. Көненә йодрык кадәр зурлыкта биш төрле яшелчә яки җиләк-җимеш ашасагыз, сезгә авитаминоз куркыныч түгел дигән сүз. Сүз уңаеннан, файдалы элемент һәм витаминнарны башка төр ризыклардан да алып була. Әйтик, сыер маенда, бавыр, йомырка, сырда А витамины күп, ипи, тары, карабодай, солы ярмалары В витаминына бай.

    Реклама

    Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА, үләннәр белән дәвалаучы (Арча районы Наласа авылы):

    – Язгы хәлсезлектән гөлҗимеш, кычыткан, тукранбаш төнәтмәсе эчәргә була. Суган, сарымсак ашау, балан суы эчү дә файдалы. Витамин җитмәүдән чәч сынса яки коела башласа, чәчне югач, төбенә кычыткан суы тидерү дә шифалы. Иммунитетны ныгыта торган төнәтмәләр дә эчсәң була. Ләкин анысын яз җитеп, эш узгач түгел, ә көздән эчә башларга кирәк. Андый төнәтмәләрне үзебездә үсмәгән үләннәрне читтән алдырып, бездәгеләре белән кушып ясыйм. Организмны витаминнарга баета торган төнәтмәне исә һәркем ясый ала. Блендерда вакланган 10 тырнак сарымсакны бал белән кушып, суыткычта сакларга киңәш итәм. Шуны көнгә 1 аш кашыгы кабып куярга кирәк.

    Дәвамы https://vatantat.ru/2022/03/76306/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: