erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Максималь күләмдә пенсия алу өчен нинди документлар кирәклеге билгеле

Иң югары күләмдә пенсия алу өчен стажны, хезмәт шартларын, хезмәт хакын һәм башка мөһим үзенчәлекләрне, әйтик, инвалидлык булуын расларга кирәк ("Ватаным Татарстан", Казан).

 

Пенсиягә чыкканда бөтен эш стажы һәм рәсми керемнәр исәпкә алынырга тиеш, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына Россия халыклар дуслыгы университетытының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева, дип яза РИА Новости.

Гражданнар еш кына Пенсия фондына картлык буенча пенсия алу өчен мөрәҗәгать итә. Хәзер ул иминият кертемнәреннән формалаша. Алар булачак пенсионерның хезмәт хакының 22% ын тәшкил итә. Хезмәт хакы югарырак булган саен, эш бирүче тарафыннан фондка җибәрелә торган акча күләме дә күбрәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эксперт искәртеп узганча, 2002 елдан бирле, рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәр хезмәткәрнең Россиянең Пенсия фондында шәхси исәп-хисап счеты алып барыла. Пенсия исәпләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, 2002 елга кадәр булган хезмәт хакын расларга кирәк. Һәр кешенең 2002 елдан соң алып эшләгән акчалары шәхси счетта чагылдырылган, дип искә төшерде белгеч.

Иң югары дәрәҗәдәге пенсияне алу өчен түбәндәге документлар кирәк: хезмәт кенәгәсенең оригиналы, хезмәт килешүләре һәм вазифага билгеләү турында приказлар, хезмәт хакы ведомостьлары (әгәр бу мәгълүматлар Пенсия фондында булмаса), оешма архивы белешмәләре, хәрби билет, инвалидлык турында яки башка төрле ташламалар турындагы белешмәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X