erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мандаринның кабыгы шифалы

Мандарин С витаминына бай. Ул сусауны баса, депрессия вакытында бик файдалы. Күңел болганганда да мандарин ашарга киңәш итәләр. Ул кан тамырларындагы холестеринны да киметә. Мандарин табигый антисептик санала. Аның составындагы аскорбин кислотасы иммунитетны ныгыта, клетчатка белән пектин ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Әмма аллергиядән интеккән кешеләргә мандаринны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә. Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр чире вакытында да мандарин ашарга киңәш ителми.

Бронхиттан. 2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су салып, шуны сүлпән утта 5 минут тотарга кирәк. Аннары аны уттан алып, бер сәгать төнәтәсе. Әлеге төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Салкын тигәннән. Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар авызлы савытка салып, 10 минут буе шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать буе урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.

Аяк табаны гөмбәчегеннән. Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәлсезлек һәм йокысызлыктан. Мандарин кабыгын вак-вак кисәкләргә бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул шулай ук баш авыртуларыннан да коткара. Цитрус исе һәм эфир майлары арыганлыкны бетерә, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/12/99282/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X