erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Машина алырга уйлаган кешегә киңәшләр

Иң элек нинди марка һәм модель аласыгызны уйлагыз. Үз теләгегезгә генә таяну җитми, элемтәгезне чынбарлык белән дә югалтмагыз. Кыйммәтле яхшы машина турында еллар буе хыялланып була анысы, акчасын гына ничек җиткерәсе? Ә ул юк икән, бюджетлы вариант карагыз ("Шәһри Казан").

 

Машина сатып алганда, алдагы берничә елыгызны күз алдына китерегез. Бала табарга уйласагыз, ике ишекле машина туры килми. Башта ук гаиләле вариантны карарга кирәк.  

Машинаның бәясен генә түгел, аны карап тору өчен күпме акча китәсен дә исәпләгез. Запас частьлары кыйммәт булса, гаилә бюджетына зыян килмәсме?
Тотылган машина арзанрак тора. Шул ук вакытта яңа арзанлы машинага караганда, югарырак класслы тотылган машина да алырга була. Әмма яңа гына салоннан чыккан машинага ремонт таләп ителми, кулланышта булганына акча түгәргә туры килмәгәе.   

Акчаны җыеп булмаса, автокредит турында уйлагыз. Кулланучылар кредитына караганда, автокредитта процент ставкасы түбәнрәк.
Тотылган машина аласы булсагыз, VIN-код, ягъни идентификацион номерына игътибар итегез. Аның буенча машинаны Дәүләт автоинспекциясе сайтында тикшереп, юл һәлакәтенә очрау-очрамавы, урланганмы, түгелме икәнлеген белеп була. Шулай ук залогта түгелме, штрафлары “эленеп” тормыймы икәнлеген, элеккеге хуҗалары исемлеген дә күрә аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Машина өч-биш ел элек кенә чыккан булса, шул марканың сервис үзәгенә яки рәсми диллерына шалтыратып, әлеге машинаның анда каралганмы-юкмы икәнлеген белергә мөмкин. Белгечләр караган булса, шикләнергә сәбәп калмый. Шунда ук машинаның ничә чакрым йөргәнен дә ачыкларга була.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/mashina-alyrga-uylagan-kesheg-kishlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X