Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен кирәк әйберләр ничә сум тора һәм аларны кайдан алырга? (»Интертат»).
Өлешчә мобилизация игълан ителү, шул ук көнне кайбер ир-егетләргә повесткалар килеп төшү күпләрне кайгыга салды. Халык алдына якыннарын әлегә кадәр бер дә күрелмәгән «сәфәр»гә хәстәрләү проблемасы килеп басты.
Өлешчә мобили
Интернет киңлекләрендә һәм мессенджерларда таралган күпсанлы исемлекләр кешенең болай да тубал хәтле булган башын тагын да ныграк бутый. «Интертат», аларга ярдәм йөзеннән, якыннарын хәрби операциягә озаткан кешеләр белән сөйләшеп, мобилизацияләнгән ир-атларга иң кирәкле әйберләрне барлады.
«Запассыз, бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәгән кешеләр нишләп бетте икән?»
Бүген танышым Илзидә тормыш иптәше Маратны махсус операциягә озатты. Повестка килгәннән соң әзерләнергә бер атна диярлек вакытлары булды. «Солдат рюкзагы» һәм кием-салымнарның якынча бәяләре турында Илзидә безгә дә сөйләде.
«Безгә военкоматта үзең белән алырга тиешле әйберләр исемлеген бирүче булмады. Алдан җибәрелгән танышларыбыздан белешеп, исемлекне үзебез төзедек. Бары тик кием-салым, кирәк-яракларга гына да 50 меңгә якын акчабыз китте дип әйтә алам. Шушы көннәрдә Маратның туган абыйсы да китә. Аңа да шушы ук бәягә кием-салым җыйдылар. Запассыз, бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәгән кешеләр нишләп бетте икән? Күз алдына да китерә алмыйм.
Иремә, иң беренче чиратта, 2 пар җылы аяк киеме – берцы һәм уңайлы кышкы ботинка сатып алдык. Чөнки берцылар турында «аякны кыра, уңайсыз» дип кисәттеләр. Берцыны 3 мең сум тирәсенә аучылар кибетеннән, ботинканы да шундый ук бәягә базардан алдык. Берничә пар җылы носки (дөя һәм сарык йоныннан), 4-5 трусик, термокием, 2 башлык (җылы гади башлык һәм балаклава), муенса-шарф, 2 водолазка, берничә уңайлы футболка алдык. Носкиларның бер пары базарда 250 сум тора, мин танышым аша 180 сумга таба алдым. Термокием – 1800 , башлыклар – 700-800 , футболка – 700, водолазка – 1000-1200 сум тирәсе.
Бертуган энемнең офицер дусты бик җылы, җиңел бушлат алып кайткан иде. Ирем аны да сумкасына салып куйды. «Казанга бару белән үк бирәләр» дип әйткәч, өске җылы киемнәр алып тормадык. Ләкин бүген китүчеләр арасында хәрби киемнәрне үзләре алып киенгән кешеләр дә җитәрлек иде.
Киемнәрне бөтен шәһәр буйлап эзләдек. Бер урынга бардың да бөтен нәрсәне җыеп чыктың, дигән нәрсә юк. Кирәк-яракларны аучылар һәм балыкчылар өчен кибетләрдән эзләргә кирәк. Чаллыда «Южный» дигән базарда махсус сату нокталары, «Беркут», «Берлога», «Охотник» дигән кибетләр бар. Анда халык бик күп. Киемнәр җитми, булган очракта да размерлары юк, дип зарланалар. «Охотник» кибетенә берцыларга заказ биреп, кайтканын шактый көттек. Чаллыда «Закамье» дигән сату урыны бар. Күп нәрсәне шундагы аучылар кибетендә таптым. Шәһәр читендә булгач, халык белеп бетермидер, күп әйбер бар иде.
Әйбер бәяләре кыйммәт. Ләкин «сугышка китә» дип әйткәч, сатулашып тормыйлар, хакларны төшерәләр.
Балыкчылар рюкзагы (2500 сум), йокы капчыгы (3000 мең тирәсе) алдык. Караватлар җитмәгән очракта, йокы капчыгының полигонда ук кирәк булуы бар. Ләкин кичә «Һәр солдатка йокы капчыгы һәм аптечка бирергә» дигән Президент карары чыкты. Аларны солдатларга китәр алдыннан өләштеләр. Киләсе төркемдә китәргә әзерләнүчеләргә алып тормасалар да була. Шулай ук шәһәр мэры һәр мобилизацияләнгән кешегә 20 мең сум салынган конвертлар бирде.
Аптечканы иремнең сәламәтлегенә карап үзебез җыйдык. Ничек кенә сәер тоелмасын, анда хатын-кыз гигиенасы әйберләре – тампон, прокладкалар күп кирәк икән. Бөтен даруханәләр буйлап жгут эзләдек. Алар беткән икән инде, таныш шәфкать туташым аркылы гына юнәтеп булды. Күп итеп, кан басымын төшерә торган (иремнең кан басымы уйный) һәм йөрәк дарулары салдык. Бөтен төрлесен җыя башлагач, ул аптека бик зур булды. Ничә сумга төшкәнен дә төгәл генә әйтә алмам.
Телефонга килгәндә, 3500 сумга батареясы озакка чыдый торган төймәле телефон сатып алдык. Электр булмаган урыннарда телефоннарын «заряжать» итү өчен аккумулятор, колакка беруши кирәк, диделәр. Хезмәт хакы күчерелеп барсынга, реквизитлары белән «Мир» картасын алды.
Сабын, шампунь, мунчала, теш пастасы, щеткасы кебек юыну кирәк-яраклары, сөлгеләр, 2000 сумга электр кырынгычы сатып алырга туры килде.
Ризыкларны бер тәүлеккә җитәрлек кенә алырга куштылар. Су, термос белән каһвә, печенье һәм камыр ризыклары тыктым. Озатырга килгән туганнарым тушенкалар алып килгәннәр иде. Ирем: «Боларны күтәреп йөрергә дә кирәк бит әле. Иң кирәкле әйберләрне генә алам», – дип баш тартты. Китүчеләр арасында әллә ниләр күтәргән кешеләр бар иде. Кайберәүләр бронежилетка кадәр алган.
Әйтергә онытканмын, ирем тәмәке тартмаса да, бер блок тәмәке алып китте. Чөнки аны фронтта башка әйбергә алыштырырга мөмкин икән. Фонарь, зажигалка кебек әйберләрне дә онытмаска кирәк.
Киткәнче Маратның бөтен тешләрен дәвалап бетердек. Стоматолог хезмәтләре 20 мең сумга төште. Бөтен чыгымнарны кушып 80 меңгә якын акчабыз киткәндер. Бер тиене дә кызганыч түгел, бары тик үзе генә исән-имин әйләнеп кайтсын», – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.
«Солдатның бәхете – аяктан»
Зиннур Тимергалиев үзенең бертуган һәм туганнан туган энесен махсус операциягә озаткан. Ул мобилизациягә эләккән ир-егетләргә элекке хәрби буларак та киңәшләрен бирде. Аның сүзләренчә, солдатлар иң беренче чиратта аякларын сакларга тиеш.
«Солдатның бәхете – аяктан, диләр бит. Иң элек хәрби аягын сакларга тиеш. Кайвакыт аяк тирли дә, аяк киеме кыра башлый. Кырылган урыннан «заражение» китәргә мөмкин. Андый кырылган урыннарны шунда ук антисептик белән чистартып, әйбәтләп лейкопластырь белән ябыштырып куярга кирәк. Егетләрнең китүе кышка туры килә. Үзләре белән бер төргәк гади пакет алсалар әйбәт. Носки өстеннән пакет киясең дә аның өстеннән берцы киеп куясың. Алай аяк юешләнми. Аяк юешләнсә, теш сызлый башлый, тамакка бәрә. Җылы оекбашларны 5-6 пар алсыннар. Тырнак үсә дә, тишелә башлый бит алар.
Берцыны «җайсыз» диләр инде. Устав буенча рөхсәт итсәләр, андый җирләрдә кирза итек уңайлы. Солдатта булганда без, кирза итекне кунычыннан яртылаш кисеп, портянка белән киеп йөри идек. Аяк чыланмый.
Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/mobilizaciyalangan-ir-atlar-uzlare-belan-alyrga-tiesle-aiberlar-5855302
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев